Татарстанда температура -7 градуска кадәр төшә
Сишәмбе көнне, 4 февральдә, Татарстанда иртән бераз кар явачак, шулай ук томан фаразлана. Көндез республикада җепшек кар явуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада җил көньяк - көнчыгыштан исә. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк.
Иртән температура -2..-7 градус, ә көндез - 0..-4 градус була.
Шулай ук татарстанлыларны бозлавык турында кисәттеләр.