Мөфти шәех Равил Гайнетдингә «Гражданлык батырлыгы өчен» медален тапшырдылар
Кичә Мәскәү җәмигъ мәчетенә гвардия командиры генерал-лейтенант Евгений Рунов җитәкчелегендәге «Урзус» махсус билгеләнештәге медицина отряды делегациясе килде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Махсус хәрби операция катнашучыларын РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы мөфти шәех Равил Гайнетдин кабул итте. Алар фронттагы яңалыклар турында сөйләргә һәм дини лидерны «Патриот» Кораллы көчләргә Һәм хокук саклау органнарына ярдәм фондының «Гражданлык батырлыгы өчен» медале белән бүләкләргә дип хәрби хәрәкәтләр сызыгыннан кайтты.
«Гражданлык бурычын югары дәрәҗәдә үтәгән, патриотизм, фидакарьлек һәм риясызлыкның иң югары формаларын күрсәткән өчен, махсус хәрби операция уздыру зонасындагы 23626 хәрби часть бүлекчәләренә һәрьяклап гуманитар ярдәм күрсәткән өчен», - диелә 23626 хәрби часть командиры вазифаларын вакытлыча башкаручы подполковник А.Терешонок имзаланган бүләкләү турындагы боерыкта.
«Без хәрби хәрәкәтләр сызыгының иң зур участогында — Бахмут юнәлешендә, 68 километрда эшлибез. Без аңа тулысынча хезмәт күрсәтәбез. Хәрби хезмәткәрләр сызыгында 900 меңнән артык кешене коткардык, 600 меңнән артык кешене аякка бастырдык. Аллаһ Тәгалә гел безнең белән, чөнки безгә һәрвакыт кире әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирә. Безнең отряд, хәзерге вакытта алгы сызыкта хезмәт итүчеләр исеменнән сезгә Рәхмәт хаты тапшырырга телибез», - диде Евгений Рунов.
«Дин хезмәтчесе, Россия мөселманнарының остазы буларак миңа, шулай ук безнең оешмага – Диния нәзарәтенә сез бүген зур хөрмәт күрсәттегез. Бу бүләк шәхсән минем өчен түгел. Бу бүләк хәрбиләребезгә гуманитар, рухи, әхлакый, техник яктан ярдәм күрсәтүче кардәшләрем өчен. Мәчетләрдә имамнар яраланган һәм һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына ярдәм итә», - диде мөфти шәех Равил Гайнетдин.