Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Кукмарада махсус операция хәрбиләренә ике мемориаль такта ачылды

0

Кукмараның 3 номерлы урта мәктәбендә уку йортын тәмамлаган һәм махсус операция барышында һәлак булган хәрбиләргә багышланган ике мемориаль такта ачу тантанасы булды. Бу мәктәптә урнаштырылган дүртенче һәм бишенче мемориаль такталар. Алар һәлак булган хәрбиләрнең истәлеген һәм аларга карата хөрмәтне символлаштырырга тиеш.

Мәктәпне тәмамлаган егетләр, Максим Мошкин һәм Айрат Әсгатьҗанов, мобилизация нигезендә махсус хәрби операция зонасына киткән һәм алгы сызыкта лаеклы хезмәт иткән.

Айратның тормыш иптәше Гөлсинә ире һәрвакыт яхшы кәефтә булуы, гаиләсенә дәрт биреп торырга тырышуы турында сөйләде.

«Мәктәп директорына һәм бу тактаны урнаштыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Хәзерге катлаулы заманда бу аеруча мөһим һәм кирәкле эш. Балалар геройларны белергә һәм истә тотарга тиеш!» - дип саный Гөлсинә Әсгатҗанова.

Рядовой Максим Мошкин атучы булып хезмәт иткән. Укытучылар аны әле дә ярдәмчел һәм яхшы күңелле егет буларак искә ала.

«Ул безнең халкыбызны, безне, Россияне дошманнан яклап, Туган илебезнең геройларының берсе булды», — дип белдерде Мошкинны башлангыч сыйныфларда укыткан Гөлнара Вәлиуллина.

Хәрби хезмәткәрләр икесе дә үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Чарада катнашучылар һәлак булган якташ егетләр турында истәлекләр белән уртаклашты. «Соңгы тапкыр кайтканда Айрат бөтенесен: дусларын, сыйныфташларын йөреп чыкты. Без ирем белән шулай ук бер сыйныфта укыган идек. Айрат безгә соңгы тапкыр килеп киткәч, мин «Рәсим, ул безнең белән хушлаша бугай», - дидем. Шулай булды да», - дип сөйләде махсус хәрби операция катнашучысының дуслары.

Мемориаль такталар укучыларга патриотизмның һәм үз илеңә мәхәббәтнең мөһимлеге турында искәртеп торачак. Һәр яңа буын Туган иле өчен үз гомерен корбан иткән егетләрнең тарихын белә алачак, дип ышаналар мәгариф учреждениесендә.

Материал Миләүшә Хаҗиева катнашында әзерләнде.

Фотоларны Алсу Сәләхетдинова тәкъдим итте




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

В сети появилось трогательное видео Рыбакиной с детьми






Показатель своевременного выявления онкозаболеваний в медучреждениях Москвы составил почти 68%

Гороскоп и драконы: что еще ждет гостей фестиваля «Китайский Новый год»

Где завтракать, ужинать и праздновать в Москве? Шефы раскрывают свои секреты в новом гиде

Миллион нашел под елочкой: как простые люди оказываются победителями народной лотереи