Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Фәрит Мөхәммәтшин Киров өлкәсе Законнар чыгару җыены рәисе Роман Береснев белән очрашты

0

Бүген республика парламентында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Киров өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе Роман Береснев белән очрашты. Анда Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов катнашты.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, парламентарийлар Татарстан белән Киров өлкәсе арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү, шул исәптән гамәлдәге килешү кысаларында парламентара элемтәләр мәсьәләләре буенча фикер алышкан. Искәртик, республика Дәүләт Советы һәм Киров өлкәсе Закон чыгару җыены арасында хезмәттәшлек турындагы килешү 2006 елның 18 декабрендә имзаланды.

Төбәк парламентарийлары шулай ук Идел буе федераль округының Россия субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару органнары ассоциациясе мәйданчыкларында актив хезмәттәшлек итә. Идел буе федераль округы субъектлары Закон чыгару җыеннарының тыгыз парламентара хезмәттәшлеге хокукый җайга салу процессында төбәкләрнең мәнфәгатьләрен яхшырак исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

Искәртик, Мөхәммәтшин 2002 елдан бирле ассоциация әгъзасы, оешманы ачу эшен башлап йөргән, ике тапкыр аның координаторы итеп сайланган (2005 һәм 2015 елларда).

Очрашуда муниципаль реформа мәсьәләләре турында аерым фикер алыштылар. Роман Береснев Татарстан закон чыгаручыларының төбәкләргә җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасыннан бер дәрәҗәле системага күчәргәме - юкмы икәнен үзләренә хәл итәргә рөхсәт итү тәкъдимен хуплады.

Хәзер Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин кушуы буенча Россия парламентының түбән палатасында җирле үзидарәне бердәм гавами хакимият системасында оештыруның гомуми принциплары турындагы закон проектына шундый фракцияара төзәтмә әзерлиләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев победил Вавринку и вышел во второй круг турнира ATP в Роттердаме






Ночной полёт: Ирина Хакамада, Марк Богатырёв и Василиса Перелыгина

Стала известна личность водителя, сбившего двух женщин в Новой Москве

В Петербурге откроют новый филиал Музея обороны и блокады Ленинграда

КХЛ. ЦСКА — «Авангард». Прямой эфир, смотреть хоккей онлайн