Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә шахмат турниры була
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Муса Җәлил истәлегенә шахмат турниры була. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.
«Шахмат турнирына чакырабыз! 15 февральдә Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә (Нариманов пр., 25) патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, «Моабит дәфтәрләре»нең авторы Муса Җәлил истәлегенә багышланган шахмат турниры узачак. Шахмат уйнарга яратучы төрле буын вәкилләрен шушы чарага чакырабыз. Катнашучыларны теркәү - 10 сәгатьтә, турнир 11 сәгатьтә башлана», диелә хәбәрдә.