Түбән Кама районы Кызыл Чапчак җирлегендә яшәүчеләр хәрбиләр өчен автомобиль сатып алган
Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авыл җирлегендә яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен үз акчаларына УАЗ-452 «Буханка» сатып алганнар. Автомобильне алар «Кама» кушаматлы хәрбигә биргәннәр, ул хәзер туган якларында кыска вакытлы ялда. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
«Кама» кушаматлы хәрби авыл җирлеге башлыгына аның полкына яралыларны йөртү өчен автомобиль кирәклеген хәбәр иткән. Биш авыл халкы бу үтенечне ишетә һәм уртак көч белән акча җыя башлый. Ул махсус хәрби операция зонасына машина белән Кызыл Чапчак җирлегендә яшәүчеләрдән һәм волонтерлардан токмач, чәкчәк, окоп шәмнәре, азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләр алып барачак.
Соңгы ике елда бу – Кызыл Чапчак авыл җирлегендә яшәүчеләрдән хәрбиләр өчен өченче автомобиль. Авыл халкы үз кешеләренә актив ярдәм итә: маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, җылы оекбашлар һәм җиңсез кофталар бәйлиләр, даими рәвештә көчләреннән килгәнчә гуманитар ярдәм җыялар.