Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Мөфти Крганов дин белгече булырга теләгән кызлар турында: Һәр хатын-кыз мәдрәсә кебек

0

Хатын-кызларның блогер булу һәм дини белем алу мөмкинлеге булырга тиеш. Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы һәм Мәскәү мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Бу һичшиксез шулай булырга тиеш. Хатын-кызлар җәмгыятебезнең яртысыннан артыгын тәшкил итә һәм асылда алар үзләре үк уку йорты, һәр хатын-кыз мәдрәсә кебек – балалар ана сөте аша тәрбияләнә», - дип җавап бирде Әлбир Крганов хатын-кызлар блогерлыкка укый, мөселман уку йортларында дини белем ала һәм ислам теологиясе буенча диссертацияләр яклый аламы дигән сорауга.

«Шуңа күрә дә без хатын-кызларыбызга олы ихтирам белән карыйбыз. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) моңа зур игътибар биргән», - дип искәртте Мәскәү мөфтие.

Дин эшлеклесе фикеренчә, хатын-кызлар арасында блогерлар һәм журналистлар, шулай ук «мөселман кызларына гражданлык һәм дини хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү» өчен «белемле һәм җитлеккән» белгечләр һичшиксез булырга тиеш.

«Әгәр берәр хатын-кыз диссертация якларга яки тагын да югарырак статуска ия булырга тели икән, без аңа ярдәм итәргә әзер», - дип ышандырды мөфти.

Әлбир хәзрәт шулай ук былтыр узган һәм җәмгыятькә хатын-кызның югары роле хакында искәртүне максат итеп куйган «Остабикә – гореф-гадәтләрне саклаучы» фестивален дә телгә алды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Бублик

Крик сына помешал Бублику. Казахский теннисист попросил семью покинуть трибуны






Эксперт рассказал о преимуществах заселения в гостиницы по биометрии

Тренер Куканов: До задержания легкоатлет Толстихин был лудоманом в долгах

Тамбовское УФАС признало ненадлежащей рекламу медцентра "На Московской"

Схема линий Московского метрополитена внутри Кольцевой линии (1988)