«Татар-информ»да «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узачак
Иртәгә, 6 февральдә, 10:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Чарада катнашучылар:
- Әхмәтова Эльвира Фәнис кызы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык халәте актларын теркәү идарәсе башлыгы;
- Рөстәм хәзрәт Хәйруллин – «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы;
- Илдарханова-Балчыклы Гүзәл Илдус кызы – Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитеты урынбасары;
- Галиева Айсылу Раузит кызы – Тарихи-шәҗәрәләрне өйрәнү буенча автономияле коммерцияле булмаган оешма рәисе.
Матбугат конференциясе ике дәүләт телендә узачак. Чарага журналистлар чакырыла. Матбугат конференциясе онлайн трансляцияләнә.