Казан мэриясенең «Байтирәк» проекты Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге VII Бөтенроссия иң яхшы тәҗрибәләр конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында - Казан мэриясенең «Древо жизни» («Байтирәк») мәгърифәти проекты да бар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Конкруска илебезнең 68 төбәгеннән 573 гариза тапшырылган (иң күп гариза бирүчеләр Татарстаннан – 35 гариза). Татарстан Республикасыннан ике проект җиңү яулаган – Казан шәһәре Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге тәкъдим иткән «Байтирәк» проекты һәм Нурлат шәһәре үзәк китапханәсенең «Нурлат многоликий» проекты», - диелә хәбәрдә.
Төрле номинацияләрдә барлыгы 25 җиңүче билгеләнгән. «Байтирәк» мәгърифәти проекты исә «Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә җиңгән. «Байтирәк» Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән 2022 елдан тормышка ашырыла.
Җиңүчеләрне бүләкләү һәм проектларны тәкъдим итү ноябрь аенда узачак VI Бөтенроссия «Этномәдәни секторның тотрыклы үсеше» конференциясендә оештырылыр, дип көтелә.
Әлеге конкурста Казан мэриясе инде икенче тапкыр җиңү яулый. Моңа кадәр 2021 елда гамәлгә ашырылган «Туган телләр поезды» проекты да җиңүче дип табылган иде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләр Бөтенроссия конкурсы 2017 елдан уздырыла. Аның төп максаты – Россия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген үстерү, илебездәге милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга бәйле кызыклы һәм перспективалы тәҗрибәләрне барлау, ачыклау һәм тарату.
Конкурска «Древо жизни» - «Байтирәк» проектының Гаилә елына багышланып оештырылган ике чарасы тәкъдим ителде: Татарстанда яшәүче халыкларның туй йолалары һәм балачак йолалары. Бәйрәмгә килүчеләр татар, рус, чуваш, удмурт, мари, мордва, башкортларның традицияләре, гореф-гадәтләре, йолалары белән танышты.