Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыят имамнары белән очрашты

0

Бүген, 5 февральдә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Урыссу бистәсендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлеше мөхтәсибләре һәм имамнары белән очрашты. Җыелышта Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай һәм Ютазы районнарыннан 100 гә якын хәзрәт катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти белән бергә алар Татарстанда дини эшчәнлекне гамәлгә ашыру һәм исламны үстерүнең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашуга шулай ук «Фәнис» мәдрәсәсенең көндезге бүлек мөгаллимнәре һәм шәкертләре дә килде.

Камил хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең узган еллардагы төп эшчәнлеге, шул исәптән мәгариф, мәгърифәтчелек, нәшрият, фәнни эшчәнлек өлкәләрендәге хезмәте һәм казанышлары турында сөйләде. Ул Диния нәзарәте һәм аның дини оешмалары алдында торган өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Алар арасында кадрлар әзерләү, халык арасында дини белем бирү һәм дәгъват, вакыф институтын үстерү, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү кебек юнәлешләр бар.

Мөфти Россиядә һәм Татарстанда – Ватанны саклаучылар елы, ә Диния нәзарәтендә Каһарманнар елы игълан ителүен искәртте. Очрашуда ул якынлашып килүче Рамазан аена аерым игътибар бирде һәм аны районнарда уздыру буенча тәкъдимнәрен әйтте. Ул Татарстанда төрле чаралар уздыру көтелүен әйтте һәм аларда актив катнашырга өндәде.

Мөфти Россиянең беренче заманча кулъязма Коръәнен язуның тәмамлануы турында сөйләде һәм XX гасыр башында мөселман халыкларының алфавиты үзгәргәннән соң югалган каллиграфия фәнни мәктәбен торгызу өчен аның мөһимлеген ассызыклады. Ул шулай ук татар дин галимнәренең бөтендөнья мөселман мирасына керткән өлешен һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә исламның ролен билгеләп үтте.

Мөфти Казанның Коръән гыйлемен өйрәнү һәм таратуны үстерүгә зур өлеш кертүен һәм бу юнәлештә лаеклы рәвештә дөньякүләм фәнни-дини үзәкләрнең берсе булып саналуын искәртте.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: 2025 елның 4 гыйнварында Бөгелмә мөхтәсибәтенең «Гәүһәр» мәчетендә казыят күләмендә 15 яшькә кадәрге малайлар һәм яшүсмерләр арасында Коръән укучылар бәйгесе узды. Бу чарада Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан 50 дән артык бала катнашты. Бүгенге җыелыш кысаларында биш районның имам-хатыйблары һәм мөхтәсибләре Мөфтигә һәм әлеге конкурсны оештыручыларга рәхмәт әйтте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублёв вышел во второй круг турнира ATP 500 в Роттердаме






Четыре нижегородских предприятия принимают участие в международной выставке «Продэкспо-2025» на льготных условиях

Медведев заявил, что «Зенит» не вёл переговоры о возвращении Малкома

Путин утвердил состав Президиума Госсовета

Дело возбудили после применения насилия в отношении сотрудников ДПС в Подольске