Казанда 9 Майда салют һәм бәйрәм тантаналары булачак
Казанда 9 Майда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бәйрәм салюты ясарга планлаштыралар. Шулай ук шәһәрнең Җиңү паркында бәйрәм тантаналары үткәреләчәк. Бу хакта карар коррупциягә каршы экспертиза сайтында урнаштырылган.
Документ нигезендә, төп чаралар Меңьеллык һәм Беренче май мәйданнарында, Казан парклары һәм скверларында (аерым план нигезендә), шул исәптән Җиңү паркында, Бауман урамында һәм Казан-1 вокзал яны мәйданында (Воровский урамы, 33) узачак.
Шәһәр паркларында бәйрәм уңаеннан күчмә сәүдә мәйданынчыклары оештырылачак (1-9 майда). Шулай ук ТР башкаласында «Үлемсез полк» һәм «Ветераннар йорты янында парад» акцияләре үтәчәк.
Җиңү көне алдыннан, 1 майда, «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы янында тантаналы чаралар оештырылачак. 1-9 майда шәһәрдә төрле район бәйрәм һәм спорт чаралары узачак.