Йөртүчесе аңын югалткан КамАЗ машинасы Горький шоссесында тимер коймага бәрелгән
Бүген Горький шоссесында, Аккош күле урман паркы районында булган юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды.
КамАЗ машинасы рулендәге 54 яшьлек машина йөртүче шәһәргә таба хәрәкәт иткән чакта аңын югалткан һәм юл читендәге тимер киртәгә килеп бәрелгән.
Казан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, һәлакәт урынына юл-патруль хезмәте экипажы килгән һәм машина йөртүчедә исерек булу билгеләрен ачыкламаган. Аны өстәмә медицина тикшерүе үткәрү өчен хастаханәгә җибәрергә планлаштыралар.