Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Салкыннар булган очракта, уҗымнарга зыян килмәскә тиеш

0

Татарстанда, салкыннар кайткан очракта, уҗым культураларына зыян килмәскә тиеш. Яуган карны исәпкә алганда, хәтта -19 градуслы температура да чәчүлекләр өчен артык куркыныч түгел. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республиканың зур өлешендә кар катламы шактый биек – 15 сантиметрдан башлап. Урыны белән 40 сантиметр тәшкил итә. Республиканың бер өлешендә, Кайбыч, Буа һәм Чүпрәле районнарында, иң юка кар катламы – 2 сантиметрдан 10 сантиметрга кадәр. Соңгы көннәрдә кар яуганчы басулар ачык булды. Хәзер исә кырларда кар катламының билгеле бер запасы бар», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Министрлыкта аңлатуларынча, уҗым бодае куаклану төене өлешендә температура -18 градуска кадәр кыска вакытлы түбәнәюгә, ә уҗым арышы -20, -21 градуска кадәр түбәнәюгә чыдый ала. «Кар катламының бер сантиметры температураны якынча 1 градуска югары итә, ә туңган туфракның бер сантиметры – 2 градуска», - дип билгеләделәр ведомствода.

Татарстанда уҗым культуралары 485 мең гектар мәйданда чәчелгән. Чәчүлекләрнең торышын атналык мониторинглау күрсәткәнчә, кайбер басуларда нибары 2-3 процент культуралар гына һәлак булган.

«Уҗым культураларына җитди куркыныч янамый. Вәзгыять тотрыклы. Куаклану төеннәрендә температура -2..-5 градус тәшкил итә», - дип мәгълүмат бирделәр министрлыкта.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, тиздән республикада антициклон йогынтысы сәбәпле салкын һава торышы урнаша. Һава температурасы төнлә -14..-19 градус, көндез -4..-9 градус була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Роттердам (ATP). 1-й круг. Хуркач борется с Коболли, Медведев сыграет с Вавринкой, Циципас – с Майо






Полиция провела проверку о происшествии с младенцем в Петербурге

Ему летать охота: как Сент-Экзюпери стал пилотом и автором «Известий»

Утепление МКД № 8 в деревне Акулово завершат в марте этого года

Дементьев: санкции со сборной России по хоккею снимут — это вопрос времени