Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Алиханов: Беренче Ту-214 самолетлары быел авиакомпанияләргә китереләчәк

0

«Туполев» АҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы беренче Ту-214 пассажир самолетларын агымдагы, 2025 елда Россия авиакомпанияләренә китерәчәк. Бу хакта Nais гражданнар авиациясе инфраструктурасы илкүләм күргәзмәсендә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Беренче Ту-214 самолетлары комплекслы программада расланган планнар кысаларында быел авиакомпанияләргә китереләчәк», - дип билгеләде федераль түрә.

Беренче МС-21 авиалайнерларын исә контрактлар нигезендә Россия авиакомпанияләренә китерүне киләсе, 2026 елдан башлап җибәрү күздә тотыла, дип өстәде министр.

Алиханов әйтүенчә, бүгенге көндә, гомумән алганда, самолетларның төп җиде тибы сертификация эшләренең төрле стадиясендә тора.

Моңарчы, 2024 елның язында, 2030 елга кадәр авиация тармагын үстерү комплекслы программасында каралган Ту-214 самолетларын китерү срокларына төзәтмәләр кертелде. 2024 елда бер (планлаштырылган җиде урынына), ә 2025 елда дүрт (ун урынына) Ту-214 самолеты җитештереләчәк, дип күздә тотылды.

Шул ук вакытта 2024 елның декабрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика якындагы ике елда ел саен кимендә 20 Ту-214 самолетын җитештерүгә ирешергә җыена, дип сөйләде.

Гыйнварда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Горбунов исемендәге Казан авиация заводына Ту-214 самолетларын җитештерүне киңәйтү өчен зур эш күләмен башкарырга туры килә, дип белдерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев вышел во второй круг теннисного турнира в Роттердаме






Суд в Москве оштрафовал студентку МГУ за травлю однокурсников в Сети

В Клину сотрудница Росгвардии рассказала о своем творческом увлечении жостовской росписью

Десятки машин сгорели на стоянке маршруток в Люберцах: видео последствий пожара

Участники шоу «Мама в 16» поженились в Смоленской области