Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан халкы белән күчмә очрашулар башлап җибәрде

0

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы мөхтәсибәтенә эш сәфәре белән килде, ул биредә берничә мөһим чарада катнашты. Мөхтәсибәтләргә чыгу – республиканың ерак район-шәһәрләрендә халыкны кабул итү белән бәйле, чөнки Нәзарәткә Камил хәзрәт белән очрашуга нигездә Казан халкы гына килә ала, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

Ютазы районы Иске Урыссу авылы мәчетендә Мөфти район халкы белән очрашты, аннары «Фәнис» мәдрәсәсендә шәкертләр белән аралашты һәм «Россиянең көче – халыклар дуслыгында» дип исемләнгән чарада катнашты. Моннан тыш, ул көньяк-көнчыгыш казыяте мөхтәсибләре һәм имамнары, Ютазы районыннан махсус хәрбия операциядә катнашучыларының гаиләләре һәм якыннарын югалтучылар белән күрешәчәк һәм район башлыгы белән аерым очрашу уздырачак.

Районга килеп җитүгә үк Камил хәзрәт беренче чиратта Иске Урыссу авылы мәчетендә булды. Биредә аны җирле мәхәллә һәм Ютазы районы мөселманнары каршы алды. Әлеге мәчеттә яшь буынны тәрбияләү буенча күпкырлы эшчәнлек алып барыла. Мәсәлән, каникул вакытында монда балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырыла, аның барышында балалар уен формасында дини белемнәр үзләштерә. Мөгаллимнәр балаларга ислам һәм әхлак нигезләрен өйрәтә, шулай ук дуслык-татулык һәм Ватанны сөю, шулай ук татар халкының күп гасырлык тарихына һәм рухи мәдәният мәсьәләләренә игътибар бирә, диелә хәбәрдә.

Камил хәзрәтне мәчет һәм имамнар эшчәнлеге белән таныштырдылар, аннары Мөфти үз чиратында Диния нәзарәте эшчәнлеге турында сөйләде, рухи кыйммәтләр хакында вәгазь укыды һәм соңыннан очрашуда катнашучылар аңа кызыксындырган сорауларын бирде.

Урыссуда «Фәнис» мәдрәсәсе шәкертләре белән узган очрашуда Мөфти Камил хәзрәт Коръән, Сөннәт, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм һәм ислам галимнәре тормышыннан мисаллар китереп, шәкертләргә шулай ук үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Үз чыгышында ул гыйлем алу һәм аны башкаларга җиткерүнең мөһимлеген ассызыклады, өммәткә һәм халкыңа файдалы булуны теләде.

Көн тәртибендәге бүгенге очрашу «Фәнис» мәдрәсәсендә үткәрелгән чара – халыклар арасында дуслыкны һәм бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгән «Россиянең көче – халыклар дуслыгында» дип аталган кичә белән төгәлләнде. Ул Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында оештырылды. Әлеге чарада төрле милләт вәкилләре үз мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте.

  • Бүгенге көндә Ютазы мөхтәсибәтендә 13 мәчет, шулай ук «Фәнис» мәдрәсәсе эшләп килә. Һәр мәчеттә белемле имамнар хезмәт куя, ә мәчет каршындагы курсларда 8 мөгаллим белем бирә. Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә – 28 егет һәм 67 кыз, кичке бүлектә исә 46 кеше укый. Шулай ук читтән торып уку бүлеге бар, биредә 126 кеше белем ала.

Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, «Фәнис» мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин берничә тапкыр Татарстан мөфтияте тарафыннан махсус хәрби операция зонасына оештырылган сәфәрләрдә булып кайтты. Ул солдатларга һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә гуманитар йөк илтүне оештыруда актив катнаша. Ютазы мөхтәсибәтендә аның җитәкчелегендә солдатлар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырылган, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Роттердам (ATP). 1-й круг. Хуркач борется с Коболли, Медведев сыграет с Вавринкой, Циципас – с Майо






Shot: Две туристки умерли, отравившись средством от клопов в хостеле на Шри-Ланке

Дания усиливает контроль за судами с русской нефтью

Десятки машин сгорели на стоянке маршруток в Люберцах: видео последствий пожара

Нефтяные доходы российского бюджета опустились в ...