Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы Президиумы составына керде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы Президиумы составына керде. Бу хакта боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Документ нигезендә, РФ Дәүләт Советы Президиумы составына барлыгы 26 әгъза керде. Миңнехановтан тыш, анда РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россия Дәүләт Советы секретаре Алексей Дюмин, шулай ук башка өлкә губернаторлары һәм төрле республика җитәкчеләре кушылды.
Боерык имзаланган көннән – 2025 елның 5 февраленнән үз көченә керде.
Исегезгә төшерик, Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы комиссиясен җитәкли.