Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Чаллыда 24 хәрби үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде

0

Бүген Чаллының тантаналар сараенда мэр Наил Мәһдиев һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен дәүләт бүләкләренә ия булган ир-егетләрнең орденнарын тапшырдылар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Россия Президенты карары белән үлгәннән соң Батырлык орденына гвардия майоры Борис Щепоткин, өлкән сержант Альберт Тихонов, сержант Джалол Бабаев, рядовойлар Александр Аверин, Александр Агафонов, Владислав Астахов, Владимир Бурдин, Денис Валиев, Федор Васильев, Илсцп Гайфутдинов, Рафаэль Гатауллин, Антон Ермолаев, Виталий Калмыков, Юрий Касимов, Сергей Павлов, Раил Сайфетдинов, Вячеслав Салюков, Богдан Тамулевичус, Тарас Тымунь, Рамил Хщйров, Ренат Хәйруллин, Сергей Харитонов, Александр Цвелев, Марат Шакиров ия булды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташларының якыннарына мөрәҗәгать итте.

«Сезнең кайгыны баса алырдай сүзләр дөньяның бер телендә дә юк. Бу - әниләр, хатыннар, туганнар, геройларның якыннары өчен гомерләре буена төзәлмәслек яра. Әмма сез Чаллыда геройларны һәрвакыт истә тотачакларын белеп торырга тиеш. Сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, безнең шәһәр геройлары хәрби антларына, Ватанга тугры калды. Аларның батырлыгы хакына бүген шәһәр яши, эшли, балалар туа, икътисад үсештә. Алар үз гомерләрен сезнең һәм безнең тормыш өчен корбан иттеләр. Алар - батырлык һәм кыюлык үрнәге», - диде ул.

Әлфия Когогина, бәйсезлек өчен көрәшүче батыр егетләре булганга гына илебезнең үсештә булуын билгеләп үтте.

«Ватанга мәхәббәт тәрбияләп, илебез өчен гомерләрен бирергә әзер булган ир-егетләр үстергән ата-аналарга рәхмәт. Бүген безнең бурыч - һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләрен кайгырту», - диде ул.

Фото: © Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Блинкова победила Соррибес-Тормо и вышла во второй круг турнира WTA в Клуж-Напоке






"Динамо" подарит игровую форму Роналду и Ладжами, который носит их мерч

СПАСЕНИЕ ОТ ДЕНУКЛЕАРИЗАЦИИ! СЕНСАЦИЯ ПРО "Z" И "Аз" В НЛП СВО. ДОРАБОТКА РАКЕТЫ "ОРЕШНИК". В.В. Путин, Дональд Трамп. Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Принуждение и шантаж. Братьев Бабакохян ждет новый суд

Рябков заявил об отсутствии у России необходимости договариваться с США «любой ценой»