Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстанның Дәүләт гербы көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә һәм Telegram-каналда республика халкын Татарстанның Дәүләт гербы көне белән тәбрик итте.
«7 февраль – Татарстан Республикасының Дәүләт гербы көне. Котлыйм, дуслар!» – дип язган ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов кыска гына видеоролик та куйган, анда канатлы барс сыны Татарстан гербында фигурага әверелә.