Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел мәдрәсәсендә татар азаны дәресләренә нәтиҗәләр ясалды

0

Ике ай дәвамында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсендә «Татар азаны мәктәбе» проекты узды. Әлеге курс кысаларында татар мәкаме белән азан әйтү буенча дәресләр офлайн һәм дистанцион форматта мәдрәсәнең көндезге уку бүлеге шәкертләре өчен үткәрелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Практикумнарда тәҗвид кагыйдәләрен үзләштерү тикшерелде, дөрес итеп азан әйтү буенча һәр шәкерт белән индивидуаль дәрес алып барылды.

Оештыручылар билгеләп узганча, мәдрәсәдә курсларны үткәрүнең төп максаты – булачак имамнарны сыйфатлы рәвештә азан әйтергә өйрәтү, милли мәкамле азан традицияләрен торгызу, вәгазь сөйләү һәм азан әйтү өчен тиешле тавыш күнекмәләре булдыру. Тавыш кую дәресләрен «Рухи моң» иҗат берләшмәсе вәкилләре Марсель Әхмәдуллин һәм Марсель Вәгыйзев алып барды.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә татар азаны курсының йомгаклау дәресе азан бәйгесе белән тәмамланды. 20дән артык шәкерт үзләренең осталыкларын укытучылар һәм жюри алдында күрсәтте, бәя бирүчеләр арасында танылган татар җырчысы һәм педагог Миңгол Галиев бар иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны өченче курс шәкерте Нәфис Хаҗиев алды, ул күчмә кубок белән бүләкләнде. Икенче урынны беренче курс шәкерте Кәрим Сафин яулады, өченче урынга Муса Ибраһимов лаек булды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев вышел в четвертьфинал теннисного турнира в Роттердаме






Россиянам предлагают Mercedes-Benz AMG GT

Он переписал историю СССР на глазах у Запада: такое не снилось даже великому Фетисову! Подвиг легенды ЦСКА Лутченко

Священник РПЦ назвал Петербург городом «цареубийц» и «террористов»

РПЦ прокомментировала запрет Трампа мужчинам состязаться с женщинами в спорте