Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

5 ел колония: "Баймак эше"ндә тагын алты кешегә хөкем карарлары чыгарылды

0
Ижаудагы Ленин район мәхкәмәсе 2024 елның гыйнварында Баймакта экоактивист Фаил Алсыновны яклап чыккан җыенда катнашкан кешеләргә хөкем карары чыгарган. Ул хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә.


Айтуган Малабаев белән Вилүр Карачурин 5әр ел колониягә хөкем ителде. Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка 4,5 ел бирелде. "Баймак эше"нең бу фигурантлары "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллануда" гаепләнде.



"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. Былтыр 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
2024 елның 5 декабрендә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә (Самар өлкәсе) "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә - Халид Ишкуәтовка, Илфат Ишморатовка һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары игълан ителгән иде. Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иттеләр. Азатлык Радиосы өч фигурант турында да язган иде.
24 декабрьдә исә 24 декабрьдә Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендәге мәхкәмә Башкортстандагы протест чараларында гаепләнүче биш кешегә хөкем карарлары чыгарды. Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.
28 гыйнварда Самарның Промышленный районы мәхкәмәсенең "Баймак эше"ндә гаепләнүче 29 яшьлек Минзия Әдъгамованы дүрт ел колониягә хөкем итүе билгеле булды. Мәхкәмә аңа җәзаны кичектереп торырга булган, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган. Аннан читкә чыкмау турында имза алганнар һәм иреккә чыгарганнар диелә. Әдъгамова "Баймак эше"ндә йорт сагына утыртылган бердәнбер кеше иде.




 




Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова разгромно проиграла Белинде Бенчич во втором круге турнира WTA-500






Ефимов: на юго-востоке столицы в 2024 году началась реализация 5 проектов КРТ

Куда поехать на чистое море в 2025 году? Азовское море и курорт Кучугуры ждёт вас

В ЮЗАО подвели итоги конкурса школьных музеев

Владимир Ефимов: В 2024 году на юго-востоке столицы началась реализация пяти проектов КРТ