Кукмарада «Кукмара кышы» татар җыры фестиваль-конкурсының Гран-при иясен билгеләделәр
Кукмара районы Мәдәният йортында Илнар Камалиев исемендәге «Кукмара кышы-2025» татар җыры фестиваль-бәйгесе узды. Конкурс аның иҗатына карата халкыбызның хөрмәтен, мәхәббәтен чагылдыру һәм яраткан җырчыбызның исемен мәңгеләштерү максатында эшләнә. Ул үзе дә әлеге фестивальнең лауреаты булган, алга таба тагын да зуррак үрләр яулаган моңлы сандугачыбыз иде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.
Экранда Илнар Камалиев «Гүзәллекне күр әле» җырын башкара. Ул тавыш, ул моң! Бу матурлыкны бәяләү өчен, җыр сәнгате белгече булу кирәк түгел, бары тик күңелең белән тою, сиземләү җитә. Әлеге видеоязманы тыңлаганда, йөрәктәге кичерешләр ачы күз яшьләре булып бәреп чыга.
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев районга гына хас «Кукмара кышы» җыр фестиваль-бәйгесенең 30 елдан артык тарихы бар дип билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә күпме җырчылар, сәхнәгә чыгып, талантын халыкка тәкъдим итә алган.
Фестиваль-бәйгедә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге егет-кызлар көчләрен сынап карый ала. Быел конкурсның зона этабы Югары Чура һәм Байлангар мәдәният йортларында узды, анда барлыгы 28 егет-кыз катнашып, шуның 14е финалга үтте һәм икешәр җыр тәкъдим итте. Гала-концерт барышында 8 кешедән торган компетентлы жюри конкурсантларга бәя бирде.
Гран-при иясе Олыяз авылыннан Ирек Хәммәдиев булды. Егет кечкенәдән җыр сәнгатенә гашыйк. Бүгенге көндә ул консерваториядә өченче курста белем ала.