Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Думада студент гаиләләренә ярдәм чараларын стимуллаштыручы төзәтмәләр әзерләнә

0

Дума депутатлары законда «студент гаиләсе» төшенчәсен беркетү турындагы канун проектына төзәтмәләр әзерли, дип белдерде Дәүләт Думасы вице-спикеры Анна Кузнецова. Алар мондый гаиләләр өчен ярдәм чаралары булдыруны стимуллаштырачак. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Без студент гаиләләре турындагы закон проектын әзерләү юнәлешендә актив эшләүне дәвам итәбез, аны якын арада икенче укылышта караячакбыз, - дип искәртте Анна Кузнецова. – Хәзерге вакытта профиль комитетлар белән бергә төзәтмәләр әзерлибез, алар «студент гаиләсе» төшенчәсен федераль дәрәҗәдә ныгытып кына калмыйча, әлеге категориядәге ярдәм чаралары системасын да стимуллаштырачак».

Аның сүзләренчә, әлеге ярдәм чаралары югары уку йорты һәм төбәк кенә түгел, бөтен ил дәрәҗәсендә булырга тиеш.

Ул студент гаиләләренә ярдәм темасы инде бу закон проекты хакында фикер алышу стадиясендә үк актуальлеген раславын билгеләп үтте. Төрле төбәкләрдә студент гаиләләренә ярдәм чаралары арттырылды, алар өчен өстәмә түләүләр кертә һәм ташламалар тәкъдим итә башладылар.

Закон кабул ителгәннән соң студент гаиләләренә ярдәм чараларын алга таба үстерү өчен нигез инде федераль дәрәҗәдә формалаштырылачак, диде Кузнецова.

Искәртеп узабыз, Дәүләт Думасы 2024 елның 26 ноябрендә законда «студент гаиләсе» төшенчәсен беркетү турындагы канун проектын беренче укылышта кабул итте. Бу төшенчәгә югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча көндез яки читтән торып белем алучы һәм бала тәрбияләүче рәсми никахта торган 35 яшькә кадәрге кешеләр керә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

«ПСЖ» с голом Хвичи разгромил «Монако», Рублёв проиграл в Роттердаме. Главное к утру






В середине февраля в Москве ожидаются сугробы и метель

Топ-10 новостей недели: нейрологопедический центр для детей, облик древнего воина-лучника, сквер в Оленьке

Тайны Ялты-1945: Сталин запретил убивать Черчилля, а русский шофёр спас Рузвельта

«Обтрёпыш». Васильеву ответили на слова о «затрапезных и уродливых» русских