Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Арча районы башлыгы махсус хәрби операция зонасында булды

0

Татарстанның Арча районы башлыгы Илшат Нуриев махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүче якташлары янына дүртенче тапкыр барды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Безнең соңгы сәфәр алдагыларыннан аерыла. Барысына да билгеле булганча, Россия Федерациясе Президенты [Владимир Путин] тарафыннан 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Без бу елны махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен әзерләнгән гуманитар колонна җибәрү белән ачтык», — дип шәрехләде муниципалитет башлыгы.

Ул бу колоннаны формалаштыруга үз өлешен керткән кешеләрнең барысына да рәхмәт белдерде. Бигрәк тә аны халыкның бердәмлеге шатландырды.

«Безнең белән шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре Рәүф Гыйләҗетдинов, Айдар Сабиров, Рәдиф Закирҗанов, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллин, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллин, волонтерлар Илнур Яруллин, Рашат Салихҗанов, Гарифулла Әхмәтгалиев барды. Илнур Яруллин даими рәвештә махсус хәрби операция зонасына йөри, ул анда күп тапкырлар булды. Шулай ук Яңа Кенәр авылы кешеләре дә активлык күрсәтә, алар гуманитар колонна составында да булды», — диде ул.

Бу юлы татарстанлылар «ГАЗ-66», «Шевроле-Нива» һәм «УАЗ» машиналарын илтеп тапшырды.

«Юлларның торышын яхшыртуга игътибар иттек. Якташларыбыз безне шатланып каршы алды. Без аларның тормыш шартлары белән таныштык. Хәрбиләрнең кәефе яхшы, алар үз бурычларын аңлый. Без шулай ук аларның командирлары белән очраштык, дүрт госпитальдә булдык, китерелгән әйберләрне һәм азык-төлекне калдырдык. Хәрбиләрнең сүзләренчә, аларның кирәк-яраклары бар, әмма өйдә әзерләнгән ризыклар аларга өй җылысын бирә. Алар район халкына сәлам җиткерүләрен һәм рәхмәтләрен белдерүләрен сорады», - диде Илшат Нуриев.

Бу вакытта күп кенә якташлар хәрби бурычларын үтәүдә иде, шуңа күрә барысы белән дә очрашырга насыйп булмады. Ләкин командирлар, мондый мөмкинлек барлыкка килү белән, барысын да үзләренә тапшырачаклар, дип ышандырды. «Соңрак алар безгә видеохисап җибәрде», — дип билгеләп үтте район башлыгы.

«Егетләрнең хәрби рухы югары булу безне сөендерде. Якташлар килү аларга көч бирә, диләр. Егетләр яшәү шартларын яхшырту һәм Җиңү көнен якынайту өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Без ярдәмнең аларга бик кирәк булуына инандык», - диде «Курса МТС» җәмгыяте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов.

«Күргәннәр көчле тәэсир калдырды. Безне күргәч, якташларыбыз шатланды. Алар зарланмый. Бездә аларның дисциплинасы кырыс дигән тәэсир барлыкка килде. Качаклар өчен лагерьда булдык. Азат ителгән территорияләрдә тормыш җайга салына. Мин рухи яктан да, матди яктан да ярдәм итүне дәвам итәргә кирәк дигән фикер белән кайттым», - дип билгеләп үтте «Казанка» хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров.

  • Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
  • 23 гыйнвардан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә була. Хәрбиләр махсус операция зонасында аена ким дигәндә 210 мең сум ала.
  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Материал Ильяс Фәттахов катнашында әзерләнде.

Фотоларны район башлыгы Илшат Нуриев тәкъдим иткән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев опустился на одну строчку в рейтинге ATP






Ученые выяснили, правда ли женщин привлекают «плохие парни»

«Раздолье» проведет вебинар «Стоит ли бухгалтеру идти в IT»

Пятерых человек спасли из горящей пятиэтажки на западе Москвы

Владимир Путин присвоил почётное звание терапевту из Ипатовской больницы