«Аулак өй – көрәш» проектының нәниләр өчен ярышы Габдулла Тукай иҗатына багышлана
12 февральдә Казанның «404 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасын»да нәниләр өчен «Аулак өй - көрәш» төбәкара проектының зона ярышлары була. Казанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында узачак әдәби бәйгенең темасы - «Габдулла Тукай иҗаты».
«Милли йолаларыбызны, гореф - гадәтләрне яшь буынга җиткерү, татар әдәбияты классикларын өйрәнүне максат иткән проект Казан шәһәрендә иң күп китап укучы нәниләрне билгеләп узачак. Бәйгедә Авиатөзелеш районы «404 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» командалары көч сынаша», - диде «Татар-информ»га проектның җитәкчесе Сәрия Закирова.
Аның әйтүенчә, төбәкара проектның программасы аулак өй милли татар йоласы белән илһамланган әдәби ярышны үз эченә ала.
«Конкурсның максаты – ата-бабаларның бай мирасын саклап, милли бәйрәмнәр көннәрендә башкарыла торган җыр-биюле уеннары аша яшь буында туган телгә, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү. Проект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Әлеге кыска вакыт эчендә ул Татарстанны гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләрен, шәһәрләрен дә колачлый алды», - диде Сәрия Закирова.
- Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстанның Фәннәр академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.