Каюм Насыйриның 200 еллыгына татар аш-су традицияләренә багышланган күргәзмә ачыла
14 февральдә 11.30 сәгатьтә татар мәгърифәтчесе, энциклопедист галим, сүзлекләр авторы Каюм Насыйриның 200 еллыгында «Иршад әл-Әтбиха» китабы нигезендә күргәзмә эшли башлый. Күргәзмә Каюм Насыйри музеенда була, ачылышка керү бушлай. Ул 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.
«Күргәзмә нигезенә Каюм Насыйриның аш-су һәм туклану культурасы өлкәсендәге тикшеренүләре салынган. 130 ел элек Каюм Насыйри үзләштерү өчен файдалы һәм авыр булган ризыклар, чамадан тыш ашамау, артык күп туклануның зыяны, ашау арасында тәнәфес ясап алу, укып алу һ.б. турында язган. Бу – татар халкы тарихында беренче кулинария китабы, ул 1894 елда басылып чыга. Анда төрле төп ризыклар, десертлар, эчемлекләрнең тәфсилләп язылган 70 рецепты бар», – дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.
Каюм Насыйриның әлеге китабы XIX – XX гасырлар чигендә Идел буе татарларының азык-төлек рационын билгели: татарларда нинди ризыклар булган, алардан нинди тәм-томнар әзерләгәннәр, нәрсә белән тукланганнар һ.б. мәсьәләләр. «Күргәзмәдә шулай ук өстәлне бәйрәмчә бизәүгә, туклану традицияләренә бәйле татар көнкүреше әйберләре һәм галим исән чакта басылган китаплар тәкъдим ителәчәк», – диелә хәбәрдә.