Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Россия һәм Татарстанда танылган журналист Галина Печилина вафат

0

Россия һәм Татарстанның танылган журналисты, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының элеккеге авторы Галина Печилина озакка сузылган көчле авырудан соң 77 яшендә вафат булды.

Галина Печилинаның журналистлык эшчәнлеге легендар редактор Андрей Гаврилов җитәкчелегендә яңа гына оештырылып эшли башлаган «Вечерняя Казан» газетасы редакциясендә башлана. Шулай ук ул «Татар-информ» агентлыгында да эшли.

Аннары журналист озак вакыт Мәскәүдә – «Нефть һәм капитал» журналында һәм «Ведомости» газетасында эшли. Иҗади коллективлар составында китаплар әзерләүдә катнаша. Соңгы елларда Казанда яшәде һәм хезмәт итте.

Печилинаның Татарстан икътисады яңару елларында язган аналитик материаллары беркемне дә битараф калдырмады. Ул Татарстан журналистикасының күренекле шәхесләренең берсе иде. Нефть һәм нефть химиясе өлкәләрен яхшы белүе аңа әйдәп баручы белгечләр, шул исәптән «Татнефть» ГАҖ, «Түбән Кама Нефтехим», «Татнефтехиминвест-холдинг» кебек предприятиеләрнең генераль директорлары белән аралашырга мөмкинлек бирде.

Татарстанда 1990 еллар азагы – 2000 еллар башында икътисади һәм нефть темаларына язучы талантлы журналистлар плеядасы формалашты. «Без өчәү идек – «Республика Татарстан» газетасыннан Елена Таран, «Коммерсантъ» федераль басмасыннан Галина Печилина һәм мин. Аннары безнең командага Әнвәр Маликов кушылды», – дип искә ала ул вакытта «Ватаным Татарстан» газетасында икътисад секторы мөдире булган Илсөяр Хәйруллина.

Галина Печилинаны Самосырово зиратында җирләделәр. Аның әти-әнисе дә биредә җирләнгән.

Журналистның хезмәттәшләре һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Галина Владимировнаның туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Российский теннисист Медведев опустился на одну позицию в рейтинге ATP






«Бытовая мелодрама». Почему «Москву слезам не верит» сначала не оценили

Выставка работ тверских художников Кулеминых откроется в Музее Салтыкова-Щедрина

В Истре обсудили планы благоустройства дворовых территорий

Российские тяговые батареи для погрузчиков