Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Дамир Мөхетдинов: Үзеңнән башла, аннары башкаларны тәнкыйть ит

0

«Мәскәүдә – Россиянең уртасында эш итү, мәсьәләләрне хәл итү бик авыр»

Дамир хәзрәт, бер кызык фикер ишетергә туры килде. Россиядә мөселманнарга карашка Равил Гайнетдин һәм аның командасының да өлеше бар, диләр. Ягъни, Равил Гайнетдингә ничек карыйлар - мөселманнарга да шундый караш. Сез моның белән килешәсезме? Россиядә мөселманнарга караш нинди һәм ул соңгы елларда ничек үзгәрде?

Әлбәттә, мөфти шәех Равил Гайнетдин, 40 ел дәвамында имам-хатыйб буларак, 30 ел дәвамында мөфти буларак, Мәскәүдә хезмәттә. Мәскәүдә яши, Мәскәүдә эшли. Мөселман җөмһүриятләребез - Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня белән чагыштырганда безнең хәл үзгә. Рөстәм Нургалиевич бервакыт әйтте: «Мөселман республикасы булганга күрә, бездә эшләү җиңел. Безнең җитәкчеләр, хезмәткәрләр – күбесе мөселманнар. Алар ярдәм дә күрсәтә ала, киңәш тә бирә ала. Бөтен институтлар, иҗтимагый оешмалар мөселманнарга каршы эшләми, киресенчә, нинди дә булса ярдәм итү ниятендә».

Ләкин Мәскәүдә – киресенчә.

Совет заманында фәкать бер Мәрҗани мәчете генә ачык иде. Мәскәүдә дә шулай ук бер иске тарихи мәчете генә ачык иде. Ягъни, Мәскәү һәм Казанны чагыштырсак, берешәр мәчет.

Карагыз, Казанда бүген ничә мәчет? Бүген Татарстан җөмһүрияте башкаласында 80нән артык мәчет бар. Мәскәүдә – 4. Дүрт кенә булса да, бу - Равил хәзрәтнең гаебе, Равил хәзрәт булдыра алмады, Равил хәзрәтнең командасы тырышмады, аның теләге булмады, дип беркемнең әйтергә хакы юк. Монда безнең сәясәткә, фикерләребезгә капма-каршы фикердәге иҗтимагый оешмаларны һәм кешеләрне күрәбез. Кемнәр ачыктан ачык әйтә: «Без беркемгә дә Мәскәүдә бишенче, алтынчы мәчетне төзергә рөхсәт бирмибез. Мәскәү – ул рус патриархының урыны. Мәчетләрегез бар. Монда яши торган татарлар, башкортлар өчен дүрт мәчетегез җитәрлек, ә Кавказдан, Урта Азиядән килгән мөһаҗирләр, төрле-төрле мигрантларга мәчет төземәсәк тә, яхшы була». Ул аларга кирәк түгел.

Мондый карашлар булганда, әлбәттә, Мәскәүдә – Россиянең уртасында эш итү, мәсьәләләрне хәл итү бик авыр.

Тагын да карыйк. Мәсәлән, мөселман институты ачу мәсьәләсе. Институтны төзегән вакытта аның бинасын, ашату-эчертү, стипендия түләүләрен – барысын да хәл итәр өчен мондагы мөселман җәмгыятьләреннән ярдәм булса, нәтиҗәләр булыр иде. «Татарстанда монда бина бирелде, тегендә кире кайтарылды, монда дәүләт хисабыннан ремонт ясалды», дигәнне ишетеп торабыз. Шуңа күрә Равил хәзрәтнең командасына, әлбәттә, Мәскәүдә нәрсәнедер хәл итәргә, эш башкарырга бик авыр.

Нинди дә булса төбәктә берәр сүз әйтелсә, аңа беркем игътибар бирми. Ләкин Мәскәүдә Равил хәзрәт нәрсә булса да каршы әйтсә! Мәсәлән, никаб мәсьәләсе, хиҗаб мәсьәләсе безнең телебездә булды. Равил хәзрәтнең фикере, карашы нинди? Шулай әйтсә – боларга яраклы булмас, тегеләй әйтсә – дәүләткә яраклы булмас. Шуңа күрә без, һәрбер сүзне уйлап кына әйтергә һәм уйлап кына хәл итәргә мәҗбүр. Шундый сәясәт, шундый хәлдә булганга күрә, бүген Мәскәүдә сәясәтне алып баруы бик җиңел түгел.

Әлхәмдүлилләһ, 30 ел дәвамында безнең Диния нәзарәтебез үсә барды. Мин Диния нәзарәтендә 14 ел дәвамында эшлим. Башлаган вакытта безнең Диния назәрәтендә уннан артык нәзарәт иде. Бүген кырыкка якынлашты, ягъни мәхәлләләр, мәчетләр, мәдрәсәләр артты. Ягъни безнең Диния нәзарәтебез, авыр булса да, яңа төбәкләрне үзләштерә, яңа мәхәлләләрне, яңа Диния нәзарәтләрен булдыра алды. Бусы – бер.

Икенчесе – яшьләрне укыту. Элек вакытта дин өлкән яшьтәге бабайларыбыз, абзыйларыбыз кулында иде. Алар динне ничек таратканнар, аңлатканнар, укытканнар – без аны шулай кабул иттек. Әйтәләр иде: мәҗлесләр бар, кырыгы, җидесе – бу гадәтләр бар, менә шул ул – дин.

Ә бүген менә нинди мәсьәләләр күтәрелә хөкүмәт тарафыннан, югары уку йортлары тарафыннан? Мәсәлән, Ислам банкы – ул нәрсә? Кем аны белә? Аны кайда укыталар, нинди мәдрәсәдә? Безне беркайда да укытмадылар. Ләкин бу авыр сорауларга безнең белгечләребез, имамнарыбыз җавап табарга тиешләр. Шуңа күрә бу яңа сорауларга, көн таләпләренә без җавап табарга мәҗбүр.

Яшь имамнарны үстерү, аларның белемнәрен арттыру да – безнең бүгенге көндәге вазифабыз. Шуңа күрә һәр ел саен, квартал саен без төрле семинарлар, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр үткәрәбез. Чит илдән остазларыбыз, профессорларыбыз килгәндә, алардан үрнәк алабыз. Сорыйбыз – сез моны Согуд Гарәбстанында, Әмирлекләрдә, Иранда, Төркиядә ничек хәл итәсез? Шуңа күрә мондый сәясәтне алып бару юнәлешендә, әлхәмдүлилләһ, мөфти хәзрәт 30 ел дәвамында тырышып эшләде. Без аның нәтиҗәсенең яхшы булуын күрәбез.

Безнең имамнарыбызны карасак, алар элегрәк – өлкән яшьтәге бабайлар иде, хәзер – яшьләр. Алар – мәдрәсә, университет, институтлар тәмамлаган, күбесенең ике дипломы бар. Берсе – ислам дипломы булса, икенчесе исә дөньяви университетныкы. Ягъни дөньялыкны да, ахирәтне дә бер рәвешле, бертигез алып баручылар. Аларның профессиональ яктан оста булуына бер дәлил. Аннары шул имамнар югары уку йортларына керә һәм лекция укый ала. Мәскәүдә бу әйбер бик популяр. Уку йортларыннан килеп сорыйлар: әйдәгез, бергәләп теология факультеты ачыйк. Ярар, ачабыз. Анда кем укытыр? Сез бит теләсә нинди имамны чакыра алмыйсыз. Сез кандидат, профессор, докторларны чакырасыз. Аларны укытырга кирәк, дипломнары сезнең системагызга туры килсен өчен, без аларны әзерләргә тиеш.

Икенче мәсьәлә – китап бастыру. Бер яктан, хәлебездән килсә, без аны үзебез яза алабыз. Безнең татар дөньясында, татарлар арасында иң мәшһүр, иң популяр галимебез – Шамил хәзрәт Аляутдин. Аның китапларының гомуми тиражы бер миллионнан артык хисаплана. Берничә телгә тәрҗемә ителгән. Ул лекцияләр укыган вакытта – Төркиядә булсынмы, Әмирлекләрдәме – залда буш урын калмый. Бүген рус телендә лекцияләр укый, яза, аңлата торган иң мәшһүр галимебез – Шамил хәзрәт Аляутдин. Аның янында туганы Илдар хәзрәт Аляутдин. Башка яшь имамнарыбыз – Ислам хәзрәт Зарипов та бар. Бу яшь буын имамнарын яшь дип атап та булмый, алар үзләре 40-50 яшендәге ирләр. Алар ислам динебезне башка милләтләр, башка кавемнәр, башка халыкның ничек кабул кылуына тәэсир итәләр.

Хәзер телеграм каналлар, социаль челтәрләр чыкты. Инстаграм, ТикТок, Вконтакте, телеграм... Без яшь чагыбызда бу нәрсәләрне һич белмәдек. Бүген син телеграмда юк, башкасында юк икән, син дигәнне аңлата.

«Мәскәү «проходной двор» шикелле»

Мәчеткә кем килә? Мәчеткә үзбәкләр, таҗиклар килә, башкалар килә. Алар бүген бар, иртәгә – башка смена. Болары кире йортларына кайта, алар урынына тагын да наданнарының наданнары килә, русча аңламый торганнары. Син аларны өйрәтәсең, аларга аңлатасың бер ел, ике ел, өченче ел. Шулай бераз гына аңлый башлыйлар да... кире кайтып китәләр. Өченче смена килә. Мәскәү, илнең башкаласы булганга күрә, «проходной двор» шикелле. Киләләр, китәләр төрле милләтләр, кавемнәр. Мәскәвебез бүгенгесе көндә Вавилон кебек. Шуңа күрә бу шәһәрдә – «Вавилонда» торганга күрә, вәгазь сөйлисеңме, китап бастырасың, телеграм канал алып барасың, интервью бирәсеңме – син бик абруйлы, бик акыллы, бик нәзек кенә акыл белән сөйләргә кирәк.

Нинди дә булса берәр республикада әллә нәрсә сөйләсәң, фикерең әллә нинди булса да, әллә нәрсә таләп итсәң дә, ниндидер тәкъдимең булса да, һичберкем сиңа игътибар бирмәс. Монда нинди дә булса ялгыш сүз әйтсәң – күзеңне чыгаралар, төрле гаепләрне эләләр. Ничек менә хәзер безнең имамнарыбыз хиҗаб турында әйттеләр, шунда ук безнең имамнарыбызга һөҗүм итеп, кара-каршы язалар. Бу нәрсәләрне дә аңларга кирәк. Барысы да Мәскәүгә карый – Мәскәү ничек күрсәтә, Мәскәү ничек аңлата, Мәскәүдә конференцияләр ничек уза. Һәм бөтен шушы хезмәтнең, хәрәкәтләрнең башында безнең мөфти шәех Равил Гайнетдинебез тора.

Мөфти Равил Гайнетдингә килгәндә. Диния нәзарәте рәислегенә сайлауда моңа кадәр дә альтернатива булмады, монысында да юк. Бер караганда, чынлап альтернатива юк, дип әйтергә була. Әмма, мәсәлән, муниципаль сайлау гына булганда да, әгәр башка кандидатлар булмаса, сайлау узмаган санала, шуңа күрә «технический кандидат» дигән әйбер булса да кертелә. Сез бүтән кандидатлар булмауны ничек бәялисез? Мәсәлән, чынлап та, бәлки «технический кандидат» булса да кирәк булгандыр?

Безнең нәзарәтебездә бернинди тыюлар юк. Уставка, безнең кануныбызга туры килсә: 40 яшьтә, дини, белеме, дөньяви белеме булса, холкы буенча тәртипле кеше булса, һәркем үзен тавышка куя ала. Без аны яшерен кылмадык. Пленум вакытында игълан иттек. Мөфти хәзрәтнең командасында, аның белән эшли торган кешеләр беркем дә кандидатын күрсәтергә риза булмады, теләк белгертмәде. Шуңа күрә альтернативасыз нигездә сайланды.

Без сайлау алдыннан хәзрәттән килеп сораштык. «Равил хәзрәт, без сезгә таянып эшлибез, сездән өметләнәбез, зинһар, эшегезне дәвам итегез», – дидек. Инде без курка торабыз, үзебез куркабыз. Равил хәзрәт: «Бүген мин китәм, булды, туйдым, булдыра алмыйм, мин 65 яшендә, мин 5 ел инде пенсионер, пенсиямне алып барам, егетләр, сезне үстердем, әйдәгез, үзегез алып барыгыз», – дип әйтсә? Мин үз акылында: «Әйе, мин булдыра алам, мөфти булам, чалмасын киям, хәзер анда барам, монда барам, зур кеше булам», – дигән кешене ишеткәнем юк. Куркудан түгел, чын мәгънәсендә үзебезнең дәрәҗәбезне, мөфти хәзрәт дәрәҗәсен аңлыйбыз.

Мөфти хәзрәт янына төрле дипломатлар килә. Хәзрәт ничек үзен тота белә, ничек сөйли белә – татар телендә булсын, рус телендә, гарәп телендә булсын – без сизәбез, бүген аңа бернинди альтернатива юк. Шуңа күрә, Аллаһның рәхмәте, без бик канәгать, бик риза. Әгәр дә мөфти хәзрәтне альтернативасыз нигездә сайланып хезмәтен дәвам итсен, беркая китмәсен, хәтта шундый уе да булмасын.

«Безнең халкыбызның миссиясе: динебезне тарату, динебезне саклау һәм аны үстерү»

Элек-электән Русиядә мәчетләрне татарлар салган. Бу мәчетне дә, башкасын да. Әле дә шундый тенденция дәвам итә – Владивосток булсынмы, Якутия булсынмы – татарлар сала. Гәрчә бүтән мөселман республикаларында да андый бай шәхесләр дә бар. Әмма миңа мәчет салучылар һаман да башлыча татарлар кебек. Бу чыннан да шулаймы? Әле дә мәчетләр салуны татарлар дәвам итәме?

Әлхәмдүлилләһ, Без һәрвакыт безнең татар милләтенең бу дәүләттә икенче урындагы милләт икәнен әйтәбез – 5 миллион. Руслар әйтмешли, дәүләт төзи торган милләт. Безнең дә милләтебез, руслар кебек, дәүләт төзи торган милләт. Бу дәүләтнең башында, аңа таш салган вакытта, аның асыл нигезен салган безнең милләтебез. Алтын Урда заманында, Хәзәр, Идел буе Болгар дәүләте вакытыннан шулай, шуңа күрә без горурланабыз. Безнең халкыбызның миссиясе: динебезне тарату, динебезне саклау һәм аны үстерү. Безнең бабаларыбыз ничек өйрәтеп калдырдылар, без бүген шул вазифаны дәвам итәбез.

Карагыз, Түбән Новгород өлкәсендә бүген дүртенче мәчет нигезе салынды. Шул хезмәтнең башында кем тора? Безнең Нижгар татарларларыбыз. Үзләре бүгенге көндә Әмирлекләрдә бизнесларын алып бара, ә чыгышлары белән Нижгарлар. Үземнең ватанымда – Нижгарстанда, Түбән Новгородта мәчет салырга телим дип, бу мәчетне төзергә бер миллиардка якын акча тапшырдылар.

Безнең Диния нәзарәтендә Дагыстан егете бар, аның белән үзара русча сөйләшсәк тә, аны да татарча сөйләшергә өйрәтәбез.

«Хөсәен Фәезханов татар, гарәп, фарсы телләрендә иң беренче каталогларны ясаган кеше»

Мин Диния нәзарәте төшергән Хөсәен Фәезханов турындагы фильмыгызны карадым. Соңгы араларда аны таныту өчен башлыча сез зур тырышлык күрсәттегез. Без еш аны әйтәбез - татар кешесеннән кайсы шагыйрьне беләсең дип, Тукай белән Җәлилне беләбез, диләр. Дин вәкилләре белән дә шулай. Мәсәлән, Хөсәен Фәезханов бөтенләй диярлек онытылган иде. Сез Хөсәен Фәезхановны таныту өчен тагын нәрсәләр эшләргә уйлыйсыз. Безнең тагын күпме шушылай онытылган дин әһелләре бар?

Иң беренчедән, бу сүзләргә риза түгел. Совет заманында Хөсәен Фәезхановка Татарстан галимнәре тарафыннан бик күп игътибар бирелде.

Иң беренчедән, академик Миркасыйм Госманов һәм аның шәкерте Риф Марданов. Аларга хәтле бу традицияләрне хәтта Риза Фәхретдин язды. Совет заманында, патша вакытында Хөсәен Фәезхановка һәрвакыт та игътибар бирелде. Миркасыйм абый үзенең китабын 80нче елларда тәмамлаган булса да, Риф абый китабын татар телендә язды. Татар телендә булганга күрә, ул әлбәттә, татар дөньясы өчен мәшһүр булды. Кем татар телендә укый ала – шулар китапны кулландылар. Ләкин рус дөньясы Хөсәен Фәезхановны, аның әсәрләрен, аның нинди өлеше керткәнен, әлбәттә, сизми калдылар. Хәтта без дә андый нәрсәләрне белми, сизми калдык.

Хөсәен Фәезханов Көнчыгыш кулъязмалары институтының катологизациясе башында булган. Татар, гарәп, фарсы телләрендә иң беренче каталогларны ясаган кеше – ул. Бүген чыганаклар белеме (источниковедение) шул белем, шул гыйлемнән башлана. Хөсәен Фәезханов моңа зур өлеш керткән. Аның китаплары мәшһүр булса да, ләкин бер китапта да - рус, татар, гарәп телендә аның хакында комментарийлар бирелмәде. Хәзер бу хезмәтне тәмамлыйбыз. Аның бөтен кулъязмалары, бөтен әсәрләре тәмам була Хөсәен Фәезхановның иң мәшһүр китаплары - «Рисалә»се, икенчесе – «Олуг мәдрәсә», «Ислах әл-мөдәррис», Казан ханлыгы, Касыйм ханлыгы кулъязмалары. Ягъни, безнең милли тарихыбызга академик, фән карашының нигезен салган кеше Хөсәен Фәезханов.

Икенчесесе – аның кулъязмалары. Элек 26 кулъязмасы бар дип әйтә идек, бүгенгесе көндә яңа кулъязмалар ачылды, барлыгы 75 кулъязма булды. Аларны бастырырга ниятебез бар, кайберләрен тәрҗемә итәбез. Чөнки алар арасында бик мәшһүрләре бар. Мәсәлән, «Тарих Дагестан» – Дагыстанга ислам динебез ничек таралганы турында. Имам Тирмизига багышланган «Шамаил Ән-нәби» кулъязмасы бар.

Хөсәен Фәезханов - татарлар өчен горурланып мактанырлык бер зат.

Санкт-Петербургта атаклы зур академиклар, профессорлар янында безнең татар җанлы кешебез эшләгән. Үз дине, милләтен кайгырта торган, үсешкә, алга барсын дип, татар халкы конкурентлыкка чыдам булсын дип көч куйган. Аңа игътибар бирдек һәм яшь имамнарыбызга ул үрнәк булсын иде. Ягъни, имамчылыкны алып барырга телисез икән, дөньяви, дини яктан да сез бик каты белемле булырга тиеш. Әгәр кирәк булса, университетта я мәдрәсәдә укытырга, я имам булырга. Икесен дә сез булдыра алырга тиеш. Мәрҗани хәзрәтләре Хөсәен Фәезхановның нинди шәхес икәнлеген аңлаганга күрә, аңа иң зур бәясен бирә.

Карагыз, Мәрҗани хәзрәтнең 6 томлык «Вафийят әл-әслаф» – иң мәшһүр, иң зур китабы. Бөтен гомерен башлаган, кулъязмада калган, бастырылмады. Бүгенге көнгә Мәрҗани хәзрәтнең шул биографияләре бастырылмады. Иң зур биография – «Ибн Сина»ныкы, икенче урында Хөсәен Фәезханов тора. Анда Әбү Хәнәфиләр, имам Матуридилар да бар – зур-зур шәхесләр. Шундый зур шәхесләр булса да, Мәрҗани хәзрәтләре үзенең шәкертенә иң күп урынны багышлый. Дөнья аның шәкерте – Хөсәен Фәезхановның нинди зур, мәшһүр галим булганын белсен, ди. Мәрҗанине без бик хуплыйбыз, ул – татарлар, имамнар өчен беренче зат. Бөтен яктан галим. Шуңа күрә бу нәрсәләргә, ишарәтләр без игътибар биреп, колак салып карарга тиеш – нигә, ни өчен Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани шундый югары дәрәҗәдәге бәясен биргән Хөсәен Фәезхановка? Без дә аларны укып, моңа игътибар бирдек.

Ә Миркасыйм ага Госманов ничек итеп Хөсәен Фәезханов биографиясенә килгәнен яза. Ул бит «Шура» журналы белән шөгыльләнә иде. Риза Фәхретдиннең мәкаләләрен укып, аның тормышын өйрәнеп, шул ук «Шура» журналында Хөсәен Фәезханов турында укып чыккан. Аңа шул шәхес кызык булган. Аннары берничә ел Санкт-Петербург архивына барып, Хөсәен Фәезхановны өйрәнгән. Мин аларны күрдем. Һәрбер биттә Миркасыйм Госмановның исеме язылган. Шул кулъязмаларны үзе караган, өземтәләр ясап, шул китапларны ясаган. Аның мәшһүр китабы – «Заветная мечта Хусаина Фаезханова» рус телендә чыкты.

«Гаяз Исхакый хәзрәтләрнең сүзләре минем башымда һаман тора»

Бу турыда татарлар күп сөйләргә яраталар инде. Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» дигән китабы бар. Аның буенча татарга 80 ел гына калган, аннары татар бетәргә тиеш булып чыга. Сезнең бу турыда уйлаганыгыз бармы? Татарның киләчәген ничек күрәсез?

Гаяз Исхакый хәзрәтләрнең сүзләре минем башымда һаман тора. Мин аның бу бәясен, аның шундый аналитикасын ай саен уйлыйм, валлаһи. Ай саен миңа инкыйраз турындагы сүзләр ничек тә булса кире кайта.

Безнең милләтебезнең саны кими бара. Элек вакытта 6 миллион, 7 миллионлык халык идек. Совет заманында, 30 елларда үзбәкләрнең һәм татарларның саннарын чагыштырсак, аларның саннары бертигез булды. Бүгенге көндә үзбәкләр 34 млнга китте, татарлар 5 млн калды.

Тел мәсьәләсен карасак, бер конференциядә шул хакта әйттем. Әгәр дә хәзер Гаяз Исхакый кире кайткан булса иде, ул әйтмәс иде: «Әйдәгез, рус телен укыйк, рус телен мәдрәсәдә өйрәтик», – дип. Ул әйтер иде: «Әйдәгез, татар телен өйрәник, татар телен укытыйк, татар телен яңадан торгызыйк!»

Шундый хәлләр бар – бик куркыныч хәлләр.

Без яшь вакытта авылларга кайтканда, аналарыбыз-аталарыбыз: «Барыгыз төп ватаныгызга, бераз гына татар телегезне яхшыртырсыз, татарча сөйләшерсез», – дип җибәрәләр иде. Хәзер кайтабыз – татар авылларында барысы да русча сөйли. Авыл балалары «Вконтакте»да бер-берсенә «Поздравляю», – дип яза, тәбриклим диясе урынга, «С днем рождения», – ди. Мин әйтәм: «Сез нәрсә, исердегезме? Нинди «с днем рождения поздравляю», син бит татар баласы, син татарча әйтергә тиеш! Ярар, без рус мәктәпләрендә укыдык, безнең мөмкинлегебез юк иде. Ата-аналарыбыз безнең белән рус телендә сөйләшә иделәр. Хәтта без бүгенгесе көндә балаларыбыз белән я русча, я татарча кушып сөйләшәбез. Безнең фин татарлары кебек түгел. Финнар бик матур итеп татарча сөйләшә, алар рус арасында яшәмиләр, саф татар телен сакларга тырышалар. Чиста, пакь итеп.

Тирән генә уйласак, Гаяз Исхакыйның «инкыйраз» дигән нәтиҗәсенә, аның сүзләренә бер бакмыштан да дөреслек булырга мөмкин. Мин бу нәрсәләрне уйлыйм, кайбер өлкәләрне Ярослав, Иваново, Санкт-Петербургларны урагач, дөрестән дә... Ләкин Татарстанга кире кайткан вакытта, мин әйтәм, безнең җөмһүриятебез яши, күркәм чараларыбыз уза, матур китапларыбыз бастырыла. Ул да булмасын, барабыз Пенза якларына, Чувашстан, башка җөмһүриятләргә барсак, бар, тырыша халкыбыз таратырга.

Әгәр дә хөкүмәт тарафыннан татар теле укытылмаса, татар телебез факультатив рәвештә генә калса, әлбәттә, ул зур, кабахәт, начар эш. Аны без – имамнар, остазлар, ата-аналар – бу мәсьәләне мөмкин хәтле күтәрергә тиеш. Без тик кенә утырсак – «дәүләткә каршы әйтеп булмый, дип, дәүләткә каршы барып, нишли аласың», – дисәк, телебез юкка чыга, гореф-гадәтләребез юкка чыга.

Мин рәхмәтлемен, шөкер кылам мөфтиебезгә – безнең белән һәрвакыт саф, күркәм татар телендә аралаша. Аңарга охшап, аны ишетеп, без дә татарча сөйләшергә тырышабыз. Аннары йортларыбызга кайткан вакытта үзебезнең балаларыбыз, хатыннарыбыз белән дә татарча сөйләшергә тырышабыз. Шуның өчен дә аңа зур рәхмәт укыйбыз. Шуңа күрә татар телебезне саклыйк.

Инде дин ягыннан минем бер нинди куркуым юк, русча сөйләшә торган безнең имамнарыбыз да бик динле. Аларның балалары 5 вакыт намаз укыйлар, ураза тоталар, зәкят нәрсә икәнен, су эчкән кебек гарәп телендә шыкылдаталар. Ләкин күрәбез, ишетеп торабыз – татар теле юкка чыга бара. Польша, Литвада безнең татарларыбыз яши. Бүгенгесе көндә Польша мөфтие килә, татарча сөйләшәсең, бер сүзне дә белми, әйтә алмый. Литваның мөфтие бер сүз дә әйтә алмый, ләкин үзләрен мин татар җанлы кешеләр, дип әйтәләр.

Бу хәл бик авыр. Касыйм шәһәрләренә карыйбыз. Элек вакытта касыйм татарлары нинди атаклы татарлар иде. Касыйм татарлары иң бай татарлар иде! Санкт-Петербургта, Мәскәүдә бөтен кибетләрне, мәктәпләрне, вакыфларны, мәчетләрне төзегән касыйм татарлары!

Бүген кайда касыйм татарлары, нәрсә калган? Шулай китапларда гына калган. Анда – 5 карчык, монда – 5 карчык.

Хәтта безнең Түбән Новгород өлкәсендә 33 татар авылыбыз бар. Элек вакытта 100гә якын, Совет вакытында 150 меңгә якын кеше яшәде. Хәзерге вакытта соңгы җанисәп буенча 30 мең генә кешебез калган. Менә бу инкыйраз.

Шуңа күрә бик өметләнәбез – җөмһүриятебез Рәисе, башка шундый атаклы шәхесләр, тагын да Президент алдында, Путин белән очрашкан вакытта бу сүзләрне әйтеп, Федерация советы, Дәүләт думасында татар телен саклыйк, юкка чыгармагыз, безнең мәктәпләребездә, авылларыбызда фәннәр, маддәләр татарча укытылсын, дисен.

Ләкин күп нәрсә халыктан тора. Әгәр дә ата-ана үз баласына, минем балага татар теле нигә, ул кем була, ул аны кая куллана ала. Инглизчә укысын, аның файдасы булыр, ул нинди дә булса, бизнес, табыш китерә торган нәрсә була. Мондый сүзләр нәшер ителде. Аларны һаман ишетеп торабыз.

Бүгенгесе көндә ата-аналар үзләре гаепле – үзләре татарча сөйләмиләр. Һәм дә әйтәләр балаларга – белмәү берни түгел, русча сөйләшегез, диләр. Монда зур проблемабыз. Үзебездән тора. Аны үзеңнән башларга кирәк. Ата буларак, ана буларак үзеңнән башла. Аннары башкасын тәнкыйть ит. Дәүләтне тәнкыйть итәргә теләсәң, хөкүмәтне, муллаларны... Үзеңнән башла.

Бик зур рәхмәт интервьюгызга.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Прямая трансляция матчей Рыбакиной и Путинцевой на турнире в Дохе






Психолог Куприна: Мошенники стали притворяться знаменитостями для обмана детей

«Счастлива жить во благо людей»: как Катя Лель стала популярной во всем мире

Нейросеть будет проверять домашнюю работу подмосковных школьников

Apple, Samsung и Xiaomi стали самыми популярными смартфонами в Москве