Шаляпин фестиваленең «Борис Годунов» операсы Азат Аббасовның 100 еллыгына багышлана
Иртәгә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Борис Годунов» музыкаль драмасы СССРның халык артисты Азат Аббасовның 100 еллыгына багышлана.
«Спектакль Шаляпин исемендәге XLIII Халыкара опера фестивале кысаларында була. Азат Зиннәтович үзе дә беренче фестивальләрдә катнашкан артист. 1982 елда «Борис Годунов» операсында Шуйский партиясен башкарган иде», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Бүген Шаляпин фестиваленең белем бирү программасы кысаларында Татарстан Милли китапханәсендә Азат Аббасов турында лекция булачак. Аны Эдуард Трескин укыячак.
- Азат Аббасов театр спектакльләрендә 100дән артык партия башкарган. Алар арасында Фауст («Фауст» Гуно), Герцог («Риголетто» Верди), Самозванец, Шуйский («Борис Годунов» Мусоргский), Каварадосси, Пинкертон (Пуччининың «Тоска» һәм «Мадам Баттерфляй»), Сергей («Катерина Измайлова» Шостакович).
- Шулай ук, Җәлил («Җәлил» Н.Җиһанов), Җик («Алтынчәч» Н. Җиһанов) Самат («Самат» Х.Вәлиуллин), Галимҗан, Кәрим бай («Башмагым» Җ.Фәйзи) партияләре белән милли опера тарихында калган артист.
- Азат Аббасов Татар дәүләт Опера һәм балет театрында «СССРның халык артисты» дәрәҗәле исеменә ирешкән бердәнбер артист була.
- «Борис Годунов» музыкаль драмасында төп партияне Михаил Казаков башкарачак.