Марат Әхмәтов авыл ипотекасын бирү механизмнарын яңадан карарга тәкъдим итте
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов авыл ипотекасын бирү механизмнарын камилләштерергә тәкъдим итте. Депутат парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында шулай дип белдерде.
«Син авыл җирендә сатып алырга җыенган йортның проект документлары, файдалануга тапшыру акты, әлеге продуктны сатарга әзер булган подрядчысы булырга тиеш, шулай бит? Ә мондый йортны каян табасың? Авыл халкына әлеге ташламаларны тәкъдим итү механизмнары бик катлауландырылган, алар нәкъ менә гади авыл торак пунктында мондый торакны сатып алырга мөмкинлек бирми. Без тагын район үзәкләре һәм кечкенә шәһәрләрне күздә тотып эшләячәкбез», - дип белдерде Әхмәтов.
Парламентарий инануынча, белгечләрне авылга җәлеп итү өчен мондый территорияләрдә торакны күбрәк төзергә кирәк. Аның фикеренчә, быел «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча 73 гаилә өчен 5,6 мең квадрат метр торак төзү генә җитәрлек булмаячак.
«Бу каядыр 56 йорт дигән сүз. Без мәсьәләне хәл итәбезме? Әлбәттә, юк. Бәлки кайдадыр нәрсәдер эшләгәнче, торак төзелешенә зур өстенлек бирергәдер? Авыл торак пунктларына кире кайтырга теләүчеләргә торак биреп булыр иде. «Торак» бүлеге буенча бу программа чиктән тыш кечкенә», - дип искәртте Әхмәтов.