Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Айнур Тимерханов: Соңгы ун елда татар филологиясендә белгечләр әзерләүдә кытлык кичерәбез

0

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов татар филологиясе өлкәсендә кадрлар әзерләүдә соңгы ун елда кытлык кичерүләрен әйтте.

«Кадрлар мәсьәләсе - иң мөһим һәм катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Бу безнең өлкәдә генә түгел, гомумән, ил күләмендә. Монда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының ябылуы, Россия төбәкләрендә татар белгечләрен әзерли торган бүлекләрнең ябылуы да үзен нык сиздерә», - диде ул Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында.

Айнур Тимерханов КФУда соңгы дистә ел эчендә татар филологиясе юнәлешендә белгечләр әзерләнүен, ләкин аспирантурага килергә теләүчеләр юк дәрәҗәсендә булуын билгеләп үтте.

«Билгеле, федераль университетның үзендә дә аспирантура бар. Милли аспектка игътибар кимегәннән кими бара. Шуңа да Татарстан хөкүмәте КФУга заказ белән педагогик белгечләрне әзерләүне бурыч итеп куя. Шушы заказ кысаларында татар филологиясе һәм татар филологиясен тарих, көнчыгыш телләре белән бәйләп, күбрәк белгечләр әзерләү юнәлеше программасын карарга кирәк», - диде Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты.

Ул бу хәлне КФУның белгечләре таный дип белдерде. «Алар эксперимент форматында, әйтик, татар филологиясенә бәйләп мәдәният өлкәсендәге белгечлекләрне кушып, әзерләү юнәлешләрен барлыкка китерде. Аның уңай һәм тискәре яклары бар. Ул бүлекләргә без татар милләтеннән генә булган укучыларны җәлеп итә алмыйбыз. Югыйсә ул дискриминация булыр иде. Тарих, тел, мәдәниятне бәйләп, татар филологиясе юнәлешенә элекке системаны кайтару бик нәтиҗәле эш булыр иде», - диде.

«Казан федераль университеты «Приоритет-2030» программасында катнаша. Бу программа кысаларында лингвистик юнәлеш алдынгы урыннарны биләп тора. КФУда бик яхшы лингвистлар, тел белгечләре эшли. Аларның күрсәткечләре әйбәт. Ләкин парадоксаль хәл туа: татар филологиясе өлкәсенә зур, фундаменталь хезмәтләрне әзерләүгә без тиешле күләмдә белгечләр җәлеп итә алмыйбыз. Андый белгечләр юк», - диде Айнур Тимерханов.

Аның әйтүенчә, өстенлекле юнәлеш кысаларында бүген Татарстан Фәннәр академиясендә, гомумән, Татарстан Республикасында татар телен һәм башка халыкларның телләрен, мәдәниятләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. «Төрле конкурслар үткәрәбез, премияләр бирелә һ.б. Билгеле, бу мәсьәләне нәтиҗәле хәл итүдә Казан федераль университеты да зур өлеш кертә. Чөнки ул Татарстан гына түгел, Россия күләмендә алдынгы югары уку йортларының берсе», - диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

«Реал» обыграл «Манчестер Сити» в ЛЧ, Александрова победила Соболенко. Главное к утру






Племянника Екатерины Варнавы задержали за мошенничество

Российские туроператоры раскрыли, как летом-2025 слетать на Кипр и сколько будут стоить такие туры

Внук с друзьями задержан за убийство деда и его родственников в 1992 году

В Москве открыли наследственное дело после кончины ведущего Александра Маслякова