Татарстан синоптиклары, томан сәбәпле, күз күреме начараю турында кисәтте
Алдагы тәүлектә Татарстан территориясендә һава шартлары начараю фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Бүген кич һәм төнлә, шулай ук иртәгә иртән республикада урыны белән томан фаразлана.