Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына 14 тонна шефлык ярдәме җибәрделәр

0

Бүген Чаллыдан хәрби хезмәткәрләргә шефлык ярдәме җибәрделәр. Йөкнең гомуми авырлыгы – 14 тоннадан артык. Посылкаларны Голова позывнойлы хәрби хезмәткәр алып барып тапшырачак. Ул Санкт-Петербург егете. Автошәһәргә беренче тапкыр килүе, әмма ир-егет Чаллы Ватанны саклаучыларга һәрвакыт ярдәм күрсәтүе турында белә.

«Туңмас өчен йоклый торган капчык. Бөтен әйберләр букчаларга тутырылган, букчалар үзем белән. Минем анда базада гомумән бернәрсә дә юк. Бөтен әйбер үзем белән. Әгәр мине хәзер берәр кырга илтеп ташласалар, мин анда югалып калмаячакмын. Ким дигәндә бер атна яши алачакмын», – дип сөйләде үзе турында Голова.

Хәрби хезмәткәр теләсә нинди хәлгә әзер булуын билгеләп үтте. Кузовта коры паёклар бар. Зур букчада барлык кирәкле әйберләр: запас кием комплекты, шәхси гигиена чаралары, сөлге, аптечка бар. Үзе белән салкын тиюгә каршы дарулар да йөртә. Ир-ат нәрсә кирәк булырга мөмкин икәнен яхшы белә, чөнки ул 2022 елдан бирле махсус хәрби операция зонасында.

«Сугыш болай гына башланмый. Ул кирәк булганга башлана. Димәк, бу кирәк булган. Тулы бер өлкәләр аерылып чыгып безгә кушылырга тели. Бу нәрсә турындадыр сөйли. Димәк, алар тәмам туйган», - дип фикер йөртә хәрби.

Махсус операция башланганчы хәрби хезмәткәр портта эшләгән, докер булган. Хәзер ул машина йөртүче. 2023 елның июненнән бирле йөк машинасы белән идарә итә. Чаллыга гуманитар ярдәм алып китәргә килгән. Ярдәмне җыюда предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре дә катнашты.

«Без «Ватанны саклаучылар көне белән» дигән бүләк әзерләдек, солдатларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерергә булдык. Балалар хәрбиләргә үз куллары белән кулъяулыклар чикте, иң гади тамбур җөе белән», – дип уртаклашты 1 номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльмира Хөсәенова.

«Быел гербка 20 ел тула. Шуңа күрә аның монда булуы очраклы түгел. Гербның һәр элементы – символ, нәрсәнедер аңлата. Күрәсезме, кызыл почмак. Геральдикада карасак, кызыл төс хезмәт һәм батырлык символын аңлата», - дип сөйләде 1 номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Альбина Шәйхулова.

Шәһәр махсус хәрби операция зонасына «Төньяк» гаскәрләр төркеме өчен 14 тонна авырлыктагы һәм 11 миллионнан артык сумлык шефлык ярдәме җибәрде. Йөк составына азык-төлек продуктлары, квадрокоптерлар, тепловизицион прицеллар, монокулярлар, дронга каршы җайланмалар, автоном дизель җылыткычлар, инверторлы генераторлар кергән. Шулай ук сигнал көчәйткечләр, бинокльләр һәм алгы сызыкта кирәк булачак башка бик күп әйберләр.

«Узган елларга борылып карасак, бүгенге көнгә без инде бер мең тоннадан артык (инде бер мең тоннадан узып киттек) шефлык ярдәме һәм гуманитар ярдәм җибәрдек, дип әйтә алабыз», – дип сөйләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Шәһәр мэры янәдән махсус хәрби операция зонасына барырга планлаштыра. Шәһәр башлыгы чаллылылар җибәргән әйберләрне һәм изге теләкләрне шәхсән үзе тапшырырга һәм хәрбиләр белән аралашырга тели.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.

Чаллы шәһәре Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе һәм Эльмира Гайнетдинова фотолары




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина — Ига Швентек: прямая трансляция матча за полуфинал турнира в Дохе






Генсек НАТО сделал жесткое предупреждение Путину

МГАХ отметит 80-летие победы серией концертов

Свыше 221 т нелегальной икры было выявлено в России за полгода

Весной нагрянут аномальные морозы, которые будут похлеще зимних. Синоптики озвучили прогноз на март и апрель