Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Орск шәһәре татар җәмгыяте вәкилләре Муса Җәлилне искә алды

0

Танылган шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне алдыннан «Мирас» татар җәмгыяте вәкилләре шагыйрь истәлегенә кичә оештырды. Чарада Җәлил иҗатын һәм шигъриятне яратучылар катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Кичә җәмгыять әгъзасы Зөлфия Шаһитова чыгышы белән башланып китте. Ул Муса Җәлил тормышының Орск шәһәре белән бәйле чоры турында сөйләде.

«1925 елның августы азагында Муса Җәлил Оренбург комсомол комитеты юлламасы белән Орск шәһәренә килә. Мусага ул вакытта 20 яшь була. Ул ял итү кичәләре, лекцияләр, спектакльләр уздырыла торган татар клубының эшен җанландырып җибәрә», - диде ул.

Орскида Карл Маркс урамында урнашкан 19 номерлы йорт сакланып калган. Гади торак йорт, әмма ул башкалардан аерылып тора. Биредә мемориаль такта урнаштырылган: «Бу йортта 1925-1926 елларда өяз комитетында инструктор булып эшләде...» Муса бер ел буе әлеге йортта яши. Яшь инструкторны, зифа буйлы, чандыр егетне шәһәрдә шунда ук яраталар. Ул вакытта клуб сәхнәсе спектакльләрдән өзелми. Муса сценарийлар яза, музыка һәм шигырьләр иҗат итә. Ул авыл яшьләренең юлбашчысы була», - дип йомгаклады сүзен Зөлфия Шаһитова.

Әлеге кызыклы чыгыштан соң Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар, татарча шигырьләр яңгырады. Кичәне истәлекләр баетты. Кунакларның берсе әнисенең абыйсы Муса Җәлилнең дусты булуы турында хәбәр итте.

Аннары «Мирас» җәмгыяте әгъзалары һәм кичә кунаклар рус телендә Муса Җәлил шигырьләрен укыды. Кичә азагында татар ризыклары белән чәй эчү булды. Оештыручылар тырышлыгы белән, чара уңышлы килеп чыкты, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Зверев

Александр Зверев вышел в третий круг турнира в Буэнос-Айресе






Весенние каникулы в школах перенесли на новые даты: дети подпрыгивают от восторга

Свыше 221 т нелегальной икры было выявлено в России за полгода

На нейтральной территории: названа страна, где может состояться встреча Путина и Трампа

Винник на Фогеля