Казанда Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференция ачылды
13 февральдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бөек татар галиме, энциклопедист, педагог һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Чарада берничә илдән 200 дән артык галим – тел һәм әдәбият белгечләре, тарихчылар, тюркологлар, этнографлар катнаша.
«Каюм Насыйри – галим, педагог, мәгърифәтче» дип аталган конференциянең тантаналы ачылышында Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов, Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм башкалар катнашты.
«Бу истәлекле вакыйга татар халкы өчен генә түгел, барлык төрки дөнья, Россия һәм халыкара фәнни җәмәгатьчелек өчен дә зур әһәмияткә ия. Әлеге конференция эшендә читтән дә шактый гына милләттәшләребез катнаша, Казан Федераль университеты каршында эшләп килүче «Каюм Насыйри институты»ның 15 үзәгеннән дә хезмәттәшләребез безнең белән», – дип билгеләп үтте институт директоры.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Рәдиф Җамалетдинов бүгенге көндә Каюм Насыйри исемен мәңгеләштерү буенча Республика һәм Казан Федераль институты тарафыннан бик зур эш башкарылуын искәртеп үтте.
«2015 елда Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында «Каюм Насыйри институты» оештырылды. Аның максаты – Татарстаннан читтә яшәүчеләргә татар, рус телләрен өйрәтү һәм пропагандалау. Бүгенге көндә әлеге институтның 15 үзәге эшли, 10 үзәк Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм 5 үзәк дөньяның төрле илләрендә – Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстанда актив эшчәнлек алып бара. Шулай ук күптән түгел генә Белоруссиянең Минск шәһәрендә дә үзәк ачылды», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Галимгә багышланган конференция эше 3 секциядә узачак: «Каюм Насыйриның татар тел белеме һәм лингвометодика өлкәсендәге эшчәнлеге», «Каюм Насыйри хезмәтләрендә татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм этнографиясе мәсьәләләре», «Каюм Насыйриның Көнчыгыш әдәби-эстетик фикер контекстында иҗади мирасы».
«Конференция катнаш форматта уза, монда төрле университет галимнәре белән беррәттән Россиядә һәм чит илләрдә урнашкан 15 Каюм Насыйри үзәге вәкилләре дә катнаша. Үзәкләр фәннең төрле өлкәләрендә эшләгән күренекле галимнең 200 еллыгына багышланган күп кенә чаралар әзерләде. Каюм Насыйри тел белгече дә, әдәбиятчы да, ботаник та, медик та була. Аның агач, металл эшкәртү, кулинария буенча хезмәтләре бар. Моннан тыш, Насыйри Коръән сүзлеген төзегән. Минем уйлавымча, иртәгә дәвам итәчәк конференциядә катнашучылар аның талантының бөтен якларын ачарга тырышачаклар», – дип искәртте «Каюм Насыйри институты» директоры Әлфия Йосыпова.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
10 февраль көнне «Каюм Насыйри институты» галимнең 200 еллыгы уңаеннан чаралар декадасын башлап җибәрде. Декада кысаларында К.Насыйриның тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлегенә багышланган ачык лекцияләр, фәнни-гамәли конференцияләр, Россиянең төрле төбәкләрендә галимне искә алу чараларын уздыру каралган. 14 февраль, К.Насыйриның туган көнендә галимнең каберенә зиярәт кылу планлаштырылган.