Казанда татар гаиләсе традицияләренә багышланган ике уникаль китап тәкъдим ителә
Сишәмбе, 18 февральдә, Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә татар гаиләсенең көнкүрешенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган берьюлы ике уникаль басма тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствода хәбәр иттеләр.
Сүз Татарстан китап нәшрияты нәшер иткән «Татарская семья: обычаи и обряды» һәм «Татар гаиләсе: гореф-гадәт һәм йолалары» китаплары турында бара.
Фото: © Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе
«Китаплар татар халкының гаилә йолалары һәм гореф-гадәтләре турында белем хәзинәсе булып тора һәм гореф-гадәтләр турында мәгълүмат биреп кенә калмый, бәлки үз тамырлары турында уйланырга да өнди, балаларын һәм оныкларын татар мәдәнияте рухында тәрбияләргә булыша, туганлык бәйләнешләрен ныгыта һәм алдагы буыннардан калган телне, динне һәм милли үзенчәлекләрне саклап калырга ярдәм итә», - дип сөйләделәр ЗАГС идарәсендә.
Презентациядә катнашучылар югарыда аталган эшләрнең автор-төзүчеләре белән таныша ала. Моннан тыш, кунаклар алдында М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты каршындагы «Репетиция» театр студиясе хоры катнашучылары, шулай ук фольклорчы Фәнзилә Җәүһәрова чыгыш ясаячак.