Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләрен вакытында оештырырга кушты
Бүгенге көнгә төп бурыч – язгы кыр эшләрен вакытында оештыру. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Быел уңай һава температурасы уртача еллык күрсәткечләрне узып китә, шуңа күрә чәчүне кыскарак срокларда башкарырга кирәк», - диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, техниканы кыр эшләре сезонына әзерләүне тизләтергә кирәк. Аны ремонтлауны һәм кабул итүне ул 15 мартка төгәлләргә кушты. Шулай ук, Татарстан Рәисе сүзләренчә, минераль ашламаларны вакытында һәм тулы күләмдә сатып алу мөһим.
«Узган ел гектарга 83 кг ашлама керттек. Ашламалар сатып алуга дәүләт ярдәме каралган», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның куркыныч ихтималы булган игенчелек зонасында булуын искәртте. Шуңа күрә мелиорациягә игътибар бирергә сорады.
«Быел сугарыла торган 5,7 мең га туфракны куллану планлаштырыла. Кырларда һәр гектар эшләргә тиеш», - дип белдерде ул.
Татарстан Республикасы Рәисе шулай ук кырларда карантин фитосанитар зоналарның артуын билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә ул территорияләрнең фитосанитар иминлеге буенча контрольне көчәйтергә кушты.
«Импорттан бәйсезлекне тәэмин итү өчен үзебезнең орлык сортларын эшләүгә һәм куллануга зур игътибар бирелә. Бу мәсьәләдә Казан аграр университетының Агробиотехнопаркына өметләнәбез», - дип өстәде ул.
Татарстан Россия Президенты Владимир Путин куйган илнең азык-төлек суверенитетын тәэмин итү буенча бурычны уңышлы үти, дип дәвам итте республика җитәкчесе.
Узган биш елда сөт җитештерү 20 процентка, агросәнәгать комплексына инвестицияләр күләме 165 млрд сумнан артып китте, 64 меңнән артык яңа терлекчелек урыны булдырылды, 16 мең берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды, авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты 2,5 тапкырга диярлек артты, диде ул.