Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

23 февральгә Әлмәттән махсус операция зонасына, бүләкләр һәм сувенирлар җибәрәчәкләр

0

Традицион рәвештә 23 февральдә билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Әлмәттән ярдәмнең чираттагы партиясен – маскировка челтәрләре, мендәрләр, тәм-том, шулай ук балалар әзерләгән дулкынландыргыч бүләкләр һәм сувенирлар – җибәрергә ниятлиләр.

Муниципаль берәмлек матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан Әлмәт мәктәпләре һәм балалар бакчаларында үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чаралар уза. Анда педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре, шулай ук шәһәрнең битараф булмаган гражданнары катнаша.

Әйтик, бүген «Русалочка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр махсус операция зонасындагы хәрбиләргә теләктәшлек йөзеннән рәсемле открыткалар ясады. Һәр открытканың эченә җылы теләкләрен яздылар.

Әлмәт районы Мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская сүзләренчә, бәйрәм алдыннан һәр белем бирү учреждениесендә патриотик чаралар узачак.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләрнең махсус операция зонасында аена 210 мең сум акча алуын да истә тотарга кирәк.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Фотолар: Әлмәт районы матбугат хезмәте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Кудерметова вышла в четвертьфинал парного турнира WTA-1000






Семикилометровая пробка образовалась на трассе М-7 в районе деревни Гладково из-за ДТП

Прокуратура Москвы запросила 6 лет колонии для «королевы марафонов» Блиновской

Сборная РФ по футболу сыграет с командами Нигерии, Замбии и Белоруссии

Студентка из Пензы покорила сердца иорданцев русским языком