Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Түбән Камада махсус хәрби операция зонасына 110 мең комплект коры душ җибәрделәр

0

Коры душ җыелмалары алгы сызыктагы хәрбиләр арасында бик популяр. Мондый уңайлы комплектларны волонтерлар җыя, шул исәптән Түбән Камада да бу эштән читтә калмыйлар. Хәзер бу күнекмәгә мәктәп укучыларын да өйрәтәләр. Эш катлаулы түгел, әмма түземлек таләп итә. «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары Түбән Кама күп профильле көллиятендә коры душ әзерләү буенча чираттагы мастер-класс үткәрде.

Бер хәрбигә кыр шартларында көненә уртача икешәр комплект коры душ кирәк. Шуңа күрә әлеге җыелмаларны алгы сызыкка күпләп җибәрәләр.

«Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасына 110 мең комплекттан артык коры душ җибәрдек инде. Моның өчен 10 мең данәдән артык җәймә һәм юрган аслыгы файдаландык. Хәзер ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов гранты акчаларына алган чималны файдаланабыз», - диде волонтер, 6 һәм 7нче микрорайоннарның Территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Лариса Орлова.

«Әлеге акция студентлар һәм мәктәп укучылары өчен бик мөһим, хәтта балалар бакчасында да мондый чараның әһәмияте зур булыр иде дип уйлыйм. Чөнки ватанпәрвәрлек хисе һәркемдә бар», - дип фикерләре белән уртаклашты студент Альбина Лялина.

Түбән Кама күп профильле көллияте мастер-класс үткәрү урыны итеп очраклы рәвештә генә сайланмаган. Уку йорты гуманитар эштә актив катнаша. Биредә маскировка челтәрләре үрәләр. Эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерүче студентлар мичләр ясый, аш пешерүчеләр өй токмачы әзерли.

Кыска гына мастер-класс дәвамында берничә дистә студент йөзгә якын коры душ комплекты җыйды. Боларның барысы да Ватанны саклаучылар көне уңаеннан алгы сызыкка җибәреләчәк зур гуманитар йөкнең бер өлеше булачак.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләрнең махсус операция зонасында аена 210 мең сум акча алуын да истә тотарга кирәк.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Фотоларны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

«Реал» обыграл «Манчестер Сити» в ЛЧ, Александрова победила Соболенко. Главное к утру






Ученый предупредил о скудных запасах воды в снеге, что может сказаться на Волге

В парке 850-летия Москвы пройдет ледовая программа ко Дню всех влюбленных

В Дмитрове прошел гала-концерт стипендиатов фонда Спивакова

«Игра королей» на снегу: Relax FM приглашает в мир элегантного отдыха