Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Югары Ослан районында ике тыл хезмәтчәненә юбилей медальләре тапшырдылар

0

Югары Ослан районында ике тыл хезмәтчәненә тантаналы шартларда «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырдылар. Район башлыгы Евгений Варакин Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше барлык буыннар өчен ныклык һәм фидакярлек үрнәге булган хатын-кызларны шәхсән котлады.

Беренче очрашу Шылаңгы авылында булды, биредә Евгений Варакин Екатерина Павловна Егорованың өенә килде. Сугыш елларында, нибары 12 яшьтә генә булуга карамастан, ул колхозда эшли башлый.

Бүген Екатерина Павловнага – 94 яшь. Ул биш оныгының горурлыгы һәм шуның кадәр торынның карт әбисе. Район башлыгы аңа тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек һәм күтәренке кәеф теләде.

Икенче очрашу Рус Борнашы авылында булды, биредә Евгений Варакин бу көнне 93 яшен тутырган Валентина Васильевна Папилованы котлады. Аның өчен медаль хәтер символы гына түгел, кадерле бүләк тә булды. Рәсми өлештән соң район башлыгы тыл хезмәтчәне һәм аның гаиләсе белән аралашуны чәй табыны янында дәвам итте, аның тормыш сөючәнлеген һәм көчле рухын билгеләп үтте.

Югары Ослан районында апрель дәвамында 42 тыл хезмәтчәне «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медален һәм азык-төлек җыелмалары алачак.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.

Югары Ослан районы матбугат хезмәте фотолары.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Бублик

Бублик в двух сетах проиграл на турнире в Марселе






Все, приехали: у России больше нет таких денег

Во Владимире вынесли приговор двум автоугонщикам из Нижнего Новгорода

Три человека погибли при лобовом столкновении машин в Солнечногорске

В Пензе задержали москвича, собиравшегося продавать оружие за границу