Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш бәйгесен «Апуш» театр студиясе ачып җибәрде

0

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш башланды. Ярышта быел 40ка якын команда көч сынаша. Катнашучылар саны 381гә җитте. Бәйге башланганчы оештыручылар 350 дән артык көрәшче килер дип уйлаган булган.

Ярышның прологын «Ватаным Татарстан» газетасы әзерләгән. Алар «Апуш» балалар театры студиясен чакырган. Солдат киемендәге балалар «Җир җиләгем, кура җиләгем» дигән җырга биеде. Араларыннан берсенең көрәшче юлын сайлавын күрсәттеләр. Малай бабай ролен уйнаган актер Әсхәт Хисмәткә сорау бирә: «Бабай, син элек көрәшче булган диләр. Дөресме?» – «Ә нишләп булмасын, мин әле дә көрәшче», – дип җавап бирә «бабай».

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Театральләштерелгән күренештән соң Татарстан Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов турнирның рәсми ачылышын игълан итте. «Муса Җәлил кебек үк, бүген махсус операциядә катнашучы көрәшчеләр дә кыюлык күрсәтә. Инша Аллаһ, егетләребез исән-имин кайтып, яңадан келәмгә чыгар дип ышанам», – дип белдерде ул.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин Татарстан җитәкчелегенең көрәшне үстерүдә актив роль уйнавы хакында әйтте. «Күптән түгел генә «Сабантуй» газетасы да яшьләргә махсус бәйге оештырды, анда 364 көрәшче катнашты. Бүгенге турнир да матур үтсен, тарихка кереп калсын», – диде ул.

Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров бу бәйгенең дөньякүләм танылуын ассызыклады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин быелгы турнирны тәүге тапкыр оештыручы сыйфатында җитәкли. «Киләсе елда герой шагыйрь тууына 120 ел булуы уңаеннан «шул чорга туры килгән бәйгеләрне тагын да колачлырак итәргә ниятлибез», – диде ул. Оештыручылар сүзләренчә, быел приз фонды 220 мең сумга җиткән. Җиңүче бил алышучылар шуның белән бүләкләнәчәк, ә иң матур алым өчен танылган көрәшче Ильяс Галимов исемендәге 30 мең сум күләмендәге премия тапшырылачак.

Бәйге иртәгә 08.30 сәгатьтә судьялар киңәшмәсе белән дәвам итәчәк. Шулай ук иртәгә Татарстан Көрәш федерациясе президиумы рәисен сайлау ниятләнә. Хәзер бу вазифада – Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. Ярышлар 10.30сәгатьтә дәвам итәчәк, якынча 11.30 сәгатьтә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланыр дип планлаштырылган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

Российская теннисистка Александрова уступила в полуфинале турнира в Дохе






Депутат Чаплин назвал северную надбавку ключевой среди доплат пенсионерам в РФ

Mash: на "техно-тусовке" Хакамады прошли задержания посетителей

Вильфанд: в Москве похолодает до -16 градусов на следующей неделе

Два развода со скандалами: всплыла нелицеприятная правда о сыне Надежды Кадышевой