Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Россиядә предприятие ябылу сәбәпле эшсез калучыларга бала табу өчен пособиене арттыралар

0

Агымдагы елның 1 мартыннан предприятие ябылу сәбәпле эштән азат ителгән хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу өчен пособиене төбәктәге яшәү минимумы күләменә кадәр арттырачаклар. Бу хакта Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякинага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Парламентарий сүзләренчә, гамәлдәге законнар йөкле хатын-кызларның хезмәт хокукларын яклый һәм аларны эштән чыгаруны тыя (ике очрактан кала). Искәрмә булып вакытлы хезмәт килешүе тәмамлану (хезмәткәр башка вакансияләрдән баш тарткан очракта) һәм предприятие ябылу очрагы тора.

Яңа закон кабул ителгәнче, предприятие ябылу сәбәпле эштән азат ителгән йөкле хатын-кызлар аена 920 сум күләмендә пособие ала иде.

«Узган елда без коллегалар белән бу гаделсезлекне төзәттек, – дип ассызыклады Стенякина. – Предприятие ябылу сәбәпле эштән азат ителгән хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу өчен пособиене төбәктәге яшәү минимумы күләмендә түләү турында закон кабул иттек».

Закон 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк, дип йомгаклады агентлыкның әңгәмәдәше.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Кудерметова вышла в четвертьфинал парного турнира WTA-1000






Правоохранители провели рейд в одной из гостиниц Москвы

На военном мемориальном кладбище будет разрешено захоронение добровольцев.

В ходе рейда в гостинице в Москве было обнаружено оружие

Гандбольный клуб «Ростов-Дон» одержал победу над ЦСКА в Суперлиги