Әлмәт язучылары белән очрашуда «Зәй энҗеләре» әдәби берләшмәсен яңартырга килешкәннәр
13 февральдә Зәй шәһәренең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә Әлмәт язучылары Зәй районында иҗат итүче әдипләр, укучылар белән очрашуда булган. Очрашуда язучы, драматург, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, прозаик Илүсә Нәбиуллина һәм шагыйрә Нәфисә Сабирҗановалар катнашты. Очрашу кичәсенең ахырында «Зәй энҗеләре» дип исемләнгән әдәби берләшмәнең эшчәнлеген яңартырга дигән карар кылынды, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хезмәткәре Резеда Шәмсуллина.
Директор Сәрия Батршина кунакларны иркен, зәвыклы бинада урнашкан китапханә эшчәнлеге белән таныштырды. Монда һәр почмак туган җиргә, туган телгә, күренекле якташларга зур хөрмәт һәм мәхәббәт белән сугарылган. Һәр катта язучы, шагыйрь Сөббух Һади улы Рәфыйков рухы яши, биредә аңа багышланган экспозицияләр булдырылган. Ул Зәй җиренә 14 ел гомерен багышлаган, иң матур әсәрләре дә монда дөньяга килгән.
Очрашу җылы, дустанә рухта узды. Ике сәгать вакыт бер сулышта үтеп китте. Драматург пьесаларын язу тарихына тукталды, шулай ук Әлмәт Язучылар бүлеге эшчәнлеге белән таныштырды.
«Язучылар, театр әһелләре, гомумән мәдәният, сәнгать белән кысыксынучы кешеләр кемдер уйлавынча, бәлки, бик вак мәсьәләләр белән шөгыльләнәдер, — диде Равил Сабыр. — Мәсәлән, бүгенге очрашуда да меңләгән кеше юк, әмма алар мәҗбүри куып китерелгән тамашачылар түгел, үз теләкләре белән кызыксынып килгәннәр, аның шунысы кадерле. Спорт чаралары белән чагыштырсаң, стадионга 50-70 мең җанатар җыелырга мөмкин, ләкин аларда бит ул акырышып таралышу гына, ә безнеке кебек очрашуларда катнашкан кешеләрнең күңелләрендә ниндидер бер җылы, бөек, илаһи көч бар. Минемчә, дөнья әлегә кадәр мәтәлеп китмәгән икән, бу бары тик менә шушы кешеләр аркасында гына».
Илүсә Нәбиуллина кызыклы балачак, хезмәт юлы хәтирәләрен барлады. Аңа әнисеннән мәкальләргә, әйтемнәргә, гомумән иҗатка мәхәббәт бирелгән. «Мин ут кебек, шырпы сызмасалар да, кабынырга торам, сүндерәм димә, су гына җитми. Һаваны бетерсәләр генә сүнәм», — дип сөйли ул үзе турында.Ул тулы көчкә 90нчы елларда «Әлмәт таңнары» газетасында иҗат итә башлый. Бүген дә ул әдәбият өлкәсендә кайнап, илһамланып иҗат итә.
Популяр җырлар авторы Нәфисә Сабирҗанова очрашуга тагы да ямь өстәп, үзе язган җырлар белән сөендерде. Алар арасында Гузәл Уразова репертуарыннан «Ромашкалар» һәм Айдар Галимов башкаруындагы «Ак хыяллар» җырлары. Шулай ук тамашачылар аның йөрәктән үткәрелгән шигырьләре аша уй-кичерешләре белән таныштылар. Әдәби очрашуны талантлы зәйлеләр да бизәде. Әмир Сөләйманов һәм Флүрә Гыйниятова җырлары берсен дә битараф калдырмады.
Китапханәдән тыш Әлмәт язучылары татар мәгърифәтчесе Таҗетдин Ялчыголга багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Шулай ук Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә һәм балалар музыка мәктәбендә булып аларның эшчәнлеге белән таныштылар, мәктәп укучылары белән очрашулар уздырдылар.
Очрашуларның нәтиҗәсе буларак, «Зәй энҗеләре» дип исемләнгән әдәби берләшмәнең эшчәнлеген яңартырга дигән карар кылынды. Ул берничә ел уңышлы эшләгән, тик объектив сәбәпләр аркасында тукталып торган. Берләшмәгә янәдән җан кертү бурычы аның яңа җитәкчесе итеп сайланган Флүрә Гыйниятовага йөкләнде.