Ирнис Рәхимуллин: Илһам Шакиров - милләтебезнең моңлы йолдызы, горурлыгы, сандугачы иде
Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган «Илһам йолдызы» концерты булды. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе - Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алиев.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясендә 1970-1985 елларда хор дирижерлыгы кафедрасында укыткан, КФУның Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин концертны уңай бәяләде.
«Концертта бик бай, мәгънәле, моңлы җырлар яңгырады. Һәр башкаручы, катнашучы йолдыз булып балкыды, моңлы итеп җырладылар. Концерт программасы да бик уңышлы төзелгән. Фоторәсемнәр, видео өзекләрдә Фуат Мансуров, Нәҗип Җиһанов, Мстислав Ростропович, Натан Рахлин, Рөстәм Яхин, Заһид Хәбибуллин һ.б. даһиларны күрдем. Алар Илһам Шакировны хөрмәтләп яшәде, җырлавын игътибар белән тыңладылар, концертларына еш йөрделәр. Чөнки Илһам ага - милләтебезнең моңлы йолдызы, горурлыгы, тирән фикерле сандугачы иде», - диде ул.
Ирнис Рәхимуллин Илһам Шакировның Казан дәүләт консерваториясендә укыган чагын искә алды. «Аны консерваториягә кабул иткәндә ул романслар, арияләр башкармый иде. Бары тик халык җырларын гына. Илһам Шакировны тавышы, моңы булганы өчен консерваториягә кабул иттеләр. Уку йортын тәмамлаганда ул белем киңлеген баетты, дөнья классикасының барлык гаҗәеп казанышларының тирәнлегенә төшенде. Классик музыка һәм халык музыкасын аңлау Илһам Шакиров феноменын тудырды», - диде ул.
«Илһам Шакиров беренче имтиханда әсәр башкарганнан соң, Нәҗип Җиһанов аның мөгаллиме янына барып: «Аңа үзегезнең академик музыкага булган карашыгызга басым ясамассыз. Ничек җырлаган булса, шулай җырласын, тәмамлап чыгачак ул. Илһам үзен сольфеджио, классик музыка белеме белән баетачак», - дигән», - диде Ирнис Рәхимуллин.
«Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, Нәҗип Җиһановның яраткан җырчыларының берсе, үзенең коллега-музыкантлары арасында ул «сандугач» һәм «татар моңы остасы» буларак танылды. Илһам абый талантлы йолдызлар арасында балкып торучы йолдызларның йолдызы. Ул гасырларга бер генә туа торган чын мәгънәсендә халык җырчысы булган легендар шәхес. Халыкчан, әдәпле, талантлы оста җырчы булып кына калмый, татар көйләренең милли үзенчәлекләре турында тирән фикер йөртә», - диде Илһам Шакиров турында алып баручылар Идел Кыямов һәм Элина Сафина.
Концертта аның иҗат тормышын чагылдырган уникаль архив кадрлары күрсәтелде, шулай ук аның репертуарыннан Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Россиянең, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев, Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, «Мирас» инструменталь ансамбле (сәнгать җитәкчесе - Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин), хор коллективлары, Казан консерваториясе укытучылары һәм студентлары башкаруында җырлар яңгырады.
Тумышы белән Кытайдан, Казан консерваториясе студенты Чжан Чжихао Илһам Шакиров репертуарыннан татар телендә «Китмә, сандугач» җырын башкарды. «Татар җырларын өйрәнүе җиңел бирелмәде. Мөгаллимем Раида Ермохинага һәм дустым Динар Шәрәфетдиновка рәхмәтлемен. Алар миңа татарча дөрес итеп җырларга ярдәм иттеләр. Синьцзян-Уйгыр автономияле районыннан мин, уйгыр теленә охшаш сүзләр бар», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Чжан Чжихао «Җәлил» ариясен, «Ышанма», «Синең өчен», «Җырланмаган әле безнең җыр» кебек татар әсәрләрен башкаруын әйтте. «Миңа татар җырлары бик ошый. Алар уйгыр җырларына охшаш», - диде ул.
Концертта Казан консерваториясе студентлары хоры (хормейстер - Александр Гринин), «Delizia» 4 балалар сәнгать мәктәбе хоры (сәнгать җитәкчесе - Альбина Маликова), халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары Айсылу Сәлмәнова, Элина Сафина, Сөмбел Кыямова, Адилә Зиннәтуллина, Айгиз Хәйдәршин, Алинә Хөснетдинова, Динар Шәрәфетдинов, Роберт Миңнуллин, баянчылар триосы - Сәйдәш Фәхразиев, Илназ Дудкин, Рамазан Гыйниятов, ТРның атказанган артисты Илүсә Хуҗина, Казан консерваториясе опера студиясе хоры (хормейстеры - Гөлназ Әкбәрова) чыгыш ясады.