Ирле-хатынлы Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова татар әлифбасы дәреслеген биш ел буе әзерли. 1960 елда эшкә керешәләр. Шул вакыттан бирле дәреслекне 43 тапкыр нәшер итәләр, ул бер миллионнан артык нөсхәдә чыга. Быел китап үзенең 60 еллыгын билгеләп үтәчәк.