Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда теркәлү узмаган эт хуҗаларына штраф салыначак

0

Татарстанда 2025 елда мәҗбүри теркәлү узмаган эт хуҗаларына штраф салыначак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәтенең «ВКонтакте»дагы бергәлегендә оештырылган туры эфирда Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

«Без Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексын үзгәртү турында закон проекты әзерләдек һәм якын арада депутатларга мөрәҗәгать итәчәкбез. Теркәлмәгән һәм законсыз йөргән, этләрне җибәргән өчен штраф санкцияләре һичшиксез булачак», - диде ул.

Хайван мәҗбүри теркәү узмау сәбәпле, аның хуҗасына беренче тапкыр кисәтү ясала.

«Икенче тапкыр 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф, ә аннан соң 5 мең сум күләмендә штраф каралган», - диде Хисаметдинов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Бублик

Бублик в двух сетах проиграл на турнире в Марселе






Очереди на участке: как проходят выборы президента Абхазии в Москве

В Госдуме сообщили о новых доплатах к пенсии в 2025 году

Более 250 тыс. человек воспользовались мобильным приложением «Макет Москвы»

Косметолог Балакеримова рассказала, как избавиться от второго подбородка