Синоптик Тишковец Татарстанда күпләп кар явуы турында кисәтте
Татарстанда якындагы тәүлектә күпләп кар явачак. Бу хакта синоптик Евгений Тишковец хәбәр итте.
«Циклон хәзер Брянщина районында салкын фронт дулкынында формалашкан, һәм алдагы тәүлектә көньякны гына түгел, Черноземье белән Идел буен да кар болытлары каплаячак», – диде Тишковец «Россия 24» эфирында.
Аның сүзләренчә, кар катламының биеклеге 5-10 см га артырга мөмкин.