Бакуда Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган халыкара фәнни семинар узды
14 февральдә Бакуда күренекле татар галиме һәм этнограф Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган халыкара фәнни-гамәли семинар узды. Бу хакта Каюм Насыйри институты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе Тарих һәм этнология институтының «Төрки халыклар тарихы һәм этнологиясе бүлеге» тарафыннан Казан федераль университеты «Каюм Насыйри институты»ның Баку мәгариф-мәдәни үзәге белән берлектә оештырылды.
Семинар башында Тарих һәм Этнология Институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, тарих фәннәре докторы, доцент Ильгар Нифталиев тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады. Модератор булып Төрки халыклар тарихы һәм этнологиясе бүлегенең җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, профессор Гөлли Йологлу чыгыш ясады.
Чара Каюм Насыйриның биографиясе һәм иҗаты турында видеоролик күрсәтү белән дәвам итте. Аннары видеоязма аша Татарстанның Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов катнашучыларга тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Семинарның эшен Каюм Насыйри Институтының Баку Мәгариф һәм мәдәни үзәге җитәкчесе һәм методисты Эльмира Юсифли дәвам итте. Ул «Каюм Насыйриның иҗади мирасында татар халык этнографиясе» дигән доклад тәкъдим итте. Докладта К.Насыйриның этнографик фәнгә керткән өлеше турында сөйләнде.
Чарада шулай ук татар телендә дәресләр узган тыңлаучылар башкаруында әкиятләр, җырлар һәм бәетләр яңгырады. Аннары «Азәрбайҗанның мәдәни тормышында татар интеллигенциясенең роле» турында доклад белән тарих фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр Исмаил Өмедле чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында бала вакытында, мәктәп программасы буенча, Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәрен азәрбайҗан телендә укып танышуы турында сөйләде.
Өченче доклад тарих фәннәре кандидаты, доцент Айпара Рөстәмова тарафыннан укылды. Ул Азәрбайҗан һәм Татарстан арасындагы бүгенге көндәге элемтәләр һәм Азәрбайҗандагы татарларның Карабах сугышында катнашуы турында сөйләде. Чара ахырында Төрки аксакаллар җәмгыяте вице-президенты Эйваз Гунбатов чыгыш ясады.
Семинарда институт фәнни хезмәткәрләре, җәмгыять эшлеклеләре, журналистлар, ветераннар, Бакуда Каюм Насыйри үзәгендә укучылар, Азәрбайҗандагы татар диаспорасы вәкилләре һәм иҗади интеллигенция катнашты.