Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Асылъяр «Йөрәк җыры» дип аталган концерты белән кабат сәхнәгә кайта

0

13 елдан соң АсылъярАлсу Зәйнетдинова – кабат сәхнәгә кайта, тиздән аның сольный концерты булачак. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләде.

«2012 елда минем соңгы сольный концертым булды. Шул ук елны мин кандидатлык диссертациясен якладым, ул бик зур күләмле эш. Аннан соң гаилә төзү, балалар туу – хатын-кыз тормышындагы мөһим этаплар. Мин бу әйберләргә үземне тулаем багышладым, ләкин шул ук вакытта минем җырларым да язылды, концертларга да чакыралар иде. Әмма зур гастрольләргә чыгу мөмкинлеге булмагач, мин иҗат юлымда билгеле бер пауза алган идем», – дип аңлатты ул үзенең озак вакытка югалуын.

Җырчы әйтүенчә, соңгы елларны җырлар да, идеяләр дә күп җыелган, иҗади тандемлары да дәвам итә. Шуңа күрә аларны, тамашачыларның күпсанлы сораулары буенча, туплап, концерт оештырырга була.

Концерт «Йөрәк җыры» дип атала, тамаша вакытында җырчының шундый ук исемле җырының премьерасы да көтелә. «Ул шундый позитив, күтәренке, күңелле җырларыбызның берсе. Айгөл Галиуллина сүзләре һәм яшь композитор Зөфәр Хәлирахманов музыкасы, аранжировкасы», - дип билгеләде җырчы. Яңа җырлардан тыш, тамашачылар, һичшиксез, иске җырларны да, «Яланаяклы кыз» сериалында яңгыраган җырларны да ишетә алачаклар, дип ышандырды Асылъяр.

«Әлеге концертта Асылъярның тормыш юлына күз салып булачак, шулай ук безнең төп идея буларак җырчының күңелендә нинди хисләр дигән сорау алынды. Тамашачыларны кызыктырган бик күп сорауларга җаваплар безнең концертыбызда яңгыраячак», - диде концерт программасының креатив продюсеры һәм режиссеры Камилә Фәйзуллина.

Концертта Асылъярның балалары да чыгыш ясаячаклар. Аның 12 яшьлек Әмир исемле улы һәм 8 яшьлек Нәүбәһәр исемле кызы бар.

  • Асылъяр (Алсу Зәйнетдинова) – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, Казан мәдәният институты доценты, татар эстрадасы җырчысы. Күпләргә ул «Яланаяклы кыз» сериалындагы Дилбәр роле буенча таныш. 2008 елда Алсу «Евровидение 2008» җыр бәйгесенең Россия сайлап алу турына «Карлыгачлар» җыры белән эләгә, ләкин бәйгегә уза алмый.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Бублик

Бублик в двух сетах проиграл на турнире в Марселе






Очереди на участке: как проходят выборы президента Абхазии в Москве

"Газпром" продаст офисы в Москве и санатории в Подмосковье и Тверской области

В Татарстане отремонтируют более 200 км автодорог по нацпроекту в этом году

После ночного пожара в Домодедово организована проверка