Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда илкүләм проект буенча быел 200 километрдан артык автоюллар ремонтланачак

0

Татарстанда 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 200 километрдан артык автомобиль юллары норматив хәлгә китереләчәк. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

Казан агломерациясендә 21 километрдан артык автоюллар ремонтланачак, шул исәптән төбәк әһәмиятендәге – 14 километрдан артык, җирле әһәмияттәге – 6 километрдан артык. Әлеге агломерация буенча юлларны норматив хәлгә китерү күрсәткечен 85,19 процентка җиткерергә планлаштырыла. 12 юл участогына капиталь ремонт үткәрү бурычы куела.

Вахитов һәм Идел буе районнарында ремонт ясалачак участоклар: Әмирхан Еники урамы (Вишневский урамыннан Товарищеская урамына кадәр), Галиәскар Камал урамы (Нариманов урамыннан Татарстанга кадәр), Товарищеская урамы (Әмирхан Еники урамыннан Достоевский урамына кадәр), Курашов урамы (Айвазовский урамыннан Волков урамына кадәр).

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында норматив хәлгә китереләчәк: Коры елга торак массивында Сахалин урамы, Ямашев проспекты (Адоратский урамыннан 3нче транспорт дамбасына кадәр), Воровский урамы (Әмирхан урамыннан Адоратский урамына кадәр), Октябрь урамы (Гагарин урамыннан Восстаниегә кадәр).

Киров һәм Мәскәү районнарында: Декабристлар урамы (Воровский урамыннан Восстаниегә кадәр), Рәхимов урамы (Васильченко урамыннан Ютазы урамына кадәр).

Шулай ук Совет районында: Гадел Кутуй урамы (Гвардейская урамыннан Камалеев урамына кадәр), Журналистлар урамы (Арбузов урамыннан Халитов урамына кадәр).

Чаллы агломерациясендә 11 километрдан артык автоюллар норматив хәлгә китереләчәк. Әлеге агломерация буенча 82,29 процент күрсәткеченә ирешү бурычы тора. Чаллыда Яшьлек проспектына капиталь ремонт ясалачак – Тынычлык проспектыннан Чулпан проспектына кадәр участокта.

Шулай ук Сарман муниципаль районында «Чаллы – Сарман» – Югары Чыршылы – Петровский Завод автоюлы (3,7 километрдан 8,1 километрга кадәр участок) капиталь ремонтланачак.

Менделеевск муниципаль районында подряд оешмалары М-7 «Волга» – Бәзәкә автоюлын (20 километрдан 26,9 километрга кадәр участок) ремонтлаячак.

Түбән Кама агломерациясендә 3 километр автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Әлеге агломерация буенча 85,77 процент күрсәткеченә ирешү көтелә. Шулай итеп, Студентлар урамында 0,64 километр озынлыктагы участокта (Корабельная урамыннан Р.Гайнуллин урамына кадәр) капиталь ремонт башкарылачак. Шулай ук Лесная урамында 2,35 километр озынлыктагы участок (Мурадьян урамыннан Гагаринга кадәр) ремонтланачак.

Төбәк әһәмиятендәге юлларда 150 километрдан артык автоюлларга, шул исәптән ясалма корылмаларга ремонт үткәреләчәк.

Юллар белән бәйле илкүләм проектны гамәлгә ашыру максатында бюджеттан 2025 елга 14 миллиард сумнан артык финанслар бүлеп бирү каралган, аларның 7 миллиард сумы – федераль бюджеттан.

2025 елда авария очракларын киметү, юлларның сакланышын тәэмин итү һәм «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү төп бурычлар булып кала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев вышел в полуфинал турнира ATP в Марселе






Полковника из Москвы обманули на 7,8 миллиона рублей через «замену счетчиков»

Очереди на участке: как проходят выборы президента Абхазии в Москве

В Москве арестовали мужчину, пытавшегося отравить человека слойкой с ртутью

Петросян: думаю о международных стартах, посмотрим, что решит судьба