Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Фәрит Мөхәммәтшин Теләчедә «Бердәм Россия» көне кысаларында сәнәгать паркын карады

0

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Теләче районында узган «Бердәм Россия» көне кысаларында «Теләче» сәнәгать паркында булды. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Теләче» – Татарстанның авыл районнарында оештырылган беренче сәнәгать паркларының берсе (бу 2012 елда булды). Аның эше «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты кысаларында оештырылган.

Сәнәгать паркы тармак принцибы нигезендә түгел, ә товарлар җитештерү өчен башлангыч материал сайлауда махсуслаша. Эшчәнлегенең төп профиле – полимер материаллардан продукция әзерләү.

350 мең квадрат метр гомуми мәйданлы объект «Кече һәм урта эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында төзелде. Барлык кирәкле инженерлык инфраструктурасы һәм сыйфатлы элемтә бар, тышкы яктырту системасы каралган, янгын сүндерү резервуарлары урнаштырылган һәм юллар төзекләндерелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин сәнәгать паркы резидентларының эше белән танышты. Сүз йорт һәм бакча өчен пластик әйберләр җитештерү һәм сатуда махсуслашкан «ЛМР Пласт» компаниясе һәм сәнәгать җитештерүе һәм чәчәкләр сату белән шөгыльләнүче «Богородские теплицы» предприятиесе турында бара.

Бүгенге көндә «Теләче» сәнәгать паркында барлыгы 12 резидент бар. Территория үсешен дәвам итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублёв обыграл де Минора на тай-брейке и вышел в полуфинал турнира ATP в Дохе






В Подмосковье капитально отремонтируют более 4,4 тыс. домов и заменят свыше 360 лифтов

Набиуллиной и Шадаеву показали фрод-рулетку для борьбы с мошенниками

Для жителей столицы проведут конференцию, посвященную экологическим инициативам и устойчивому развитию в бизнесе

«M4»: премьера нового трека ZAUR & MEIRINKITO